Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунакчыл Тәтешкә киләләр

ТР Премьер-министры Илдар Халиков районыбызда туризм үсешенә югары бәя бирде.

Йомгаклау тармак киңәшмәсендә аның сүзләре болай яңгырады: "Шулкадәрле күп кешене Тәтешкә килергә җәлеп итәрлек шундый гаҗәеп мавыктыргыч тарих, риваятьләр һәм программаларны уйлап табарга кирәк бит". 2016 елда шәһәребезгә 25 мең турист килде. Моның артында Тәтеш ягы тарихы музее коллективы җитәкчелеге белән мәдәният өлкәсендәге күтәренкелек­нең иҗади хезмәт тырышлыгы тора.
Музей директоры Наталья Понедельникова билгеләп үткәнчә, республика муниципалитетлары арасында безнең район су юлы белән килү буенча икенче урында. Алдынгылыкта - Алабуга бер сезонга 146 туристлар теплоходы кабул иткән, Тәтеш - 83. Өстәвенә тәтеш­леләр кунак­лар бе­лән 31 автобус туры үткәрделәр. Туристлар кабул итүнең оештырылуы хакында аларның сүзләре белән үк "киң күңелле кечкенә шәһәр" дип әйтәбез. Тәтеш тә очраклы гына Зөя шәһәр утраучыгы, Болгар, Чистай, Алабуга белән беррәттән Татарстанның алты туристлык үзәге арасына кермәде.
Районда туризм бизнесы үсә бара һәм Тәтеш ягы тарихы музее коллективына автобус паркы эшен оештыру планында, турист­лык маршруты юл­ларының куркынычсызлыгын­да, күрсәтелә торган объект­ларның төзекләндерелү­ендә ярдәм кирәк. Әлеге барлык мәсьәләләр эшлек­ле дүшәмбедә район активы киңәшмәсендә тикшерелде. Безнең уртак мәнфәгатьләребез шуннан тора, бизнес алга таба үсә барган саен тәтешлеләргә яңа эш урыннары булачак, димәк, аларның җитешлек дәрәҗәсе артачак, шәһәр төзекләндереләчәк, һәм, ниһаять, без үзебез дә аны яшь буынга тапшырып калдыру өчен туган ягыбызның тарихын, мәдәниятен күбрәк беләчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев