Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кунаклар өчен дә урын җитәрлек

Кече Әтрәчкә баргач, без Сафиуллиннарның ишле гаиләсен дә күреп китәргә булдык, бу хакта августта язган идек.

Ә сәбәбе искиткеч: алар яңа ике катлы йортны төзеп бетергәннәр.
"Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча торак сатып алу өчен субсидиягә сертификат алгач, мондый бәхеткә ышанмаган да идек, - дип искә төшерәләр ирле-хатынлы Асия белән Равил. - Без бит ул чакта кечкенә генә ике бүлмәдә яшәдек. Шулай да үзебезнең элекке йортны сүткәндә еладык, анда ничә ел бәхетле гомер кичердек шул".
Әмма хәзер аларның өендә нинди иркен! Хуҗабикә өчен ихластан сөендек: аш бүлмәсендә зур гаилә өчен дә, кунаклар өчен дә урын җитәрлек.
Бүлмәләрнең һәркайсында - матур обойлар, ә балаларныкында - песиләр карап тора.
Икенче катта кызы Алсинә пәрдәләр тегә. "Ял көннәренә каршы, укудан бик теләп өйгә ашыгам. Әнинең йорт мәшәкатьләре шактый, аңа булышам", - ди кыз.
Һәм, ачыкланганча, балаларның һәркайсы үз бүлмәсен җыештырырга вәгъдә иткән. Ә ишегалдында эш кайный - гаилә башлыгы улы белән зур ихата өчен яңа капканы эретеп-ябыштыру белән шөгыльләнәләр. "Эшләп бетерәбез, аннары урам яктан күренеш тә өйгә туры килеп торачак", - диләр ир-егетләр.
Үзләренең күз явын алырлык йортлары кар­шында рәсемгә төшеп, хуҗалар ихтирам сүзләре белән саубуллаштылар: "Авыл халкын кайгыртканнары өчен хөкүмәткә, безнең торак проблемасын чишүдә ярдәм иткәне өчен район башлыгы Рәмис Сафиулловка һәм "Нур" җитәкчесе Ра­дик Нургалиевка, үзебез дә әлеге хуҗалыкта эшлибез, ихлас күңелдән рәхмәт. Барысының да тормыш­ла­рында һәрвакытта да шат­лыклы мизгелләр күбрәк булсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X