Күркәм йолаларыбыз югалмый
----
Түбән Тархан авылында яшәүче Галиевлар гаиләсендә каз өмәсе булды.
Салкыннар башлангач, татар авылларында каз суя башлыйлар һәм борынгы йола буенча аларны авыл хатын-кызлары бергә җыеп йолкыйлар, бу “Каз өмәсе” дип йөртелә, ә кайберәүләр аны “Каз каурые” бәйрәме дип атый.
– Авыл кешеләре җәй буе казлар үстереп, аларны ашата һәм үстерә, аннары үз хезмәтенең нәтиҗәсенә шатлана. Әлбәттә, шатлыкны әйбәт күршеләр белән уртаклашсаң, күпкә күңеллерәк. Җырлар, мәзәкләр, төрле уеннар һәм тәмле ризыклар белән. Бу эшне җиңеләйтә һәм күңеллерәк итә, – дип уртаклаша Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова. – Декабрь аеның бер көнендә авылыбыз хатын-кызлары тагын бер гаиләгә каз өмәсенә бардылар. Гөлфам апа һәм Рәис абый Бәхтияровлар йорт хуҗалыкларында күп итеп каз асрыйлар. Салкыннар башлануга аларны өмә җыеп эшкәрттеләр. Каз, үрдәк өмәләре татар халкының эш сөючәнлеген, бердәмлеген, үзара ярдәмләшеп яшәвен тагын бер кат дәлилли. Әле тагын эшкә генә түгел, җыр-моңга да оста авыл кешеләре казларны күңелле көйләр белән җырлый-җырлый йолкыйлар. Соңыннан инде аш-суга уңган хуҗабикәләр әзерләгән табында рәхәтләнеп сыйланалар, шул ук вакытта аралашып, хуҗаларның казларын мактый-мактый, дөнья, тормыш-көнкүреш хәлләре турында чөкердәшеп алырга да өлгерәләр.
Байраш авылында Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар йортында каз өмәсе үтте.
Авыл кешеләре әйтүенчә, өмәгә җыелган хатын-кызлар бергәләшеп эшләгәннәр, хуҗаларның казларын бер мизгелдә чистартып та куйганнар.
– Байраш авылының Йосыповлар гаиләсендә узган каз өмәсендә авылның иң уңган хатын-кызлары җыелды, бик тиз йолкыйлар да, җырларын да жырлыйлар. Казларны кое янына барып чайкап, каз каурыйларын изге теләкләр белән юлга сибеп тә кайттылар. Ә өйләрдә табын әзер, зур самавыр кайнаган. Менә нинди матур, күркәм йолаларыбыз югалмый, ул елдан-ел кабатланып тора,
аны киләчәктә яшь буыннар дәвам итәрләр, – дип уртаклашалар байрашлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев