Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күз яшьләрен тыя алмадылар

Ватан Геройлары көнендә мәктәп укучылары, “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” республика конкурсының муниципаль этабында призлы урыннар яулаучылар, театральләштерелгән өзекләр күрсәттеләр.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган балалар дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны яклау өчен өлкәннәр белән бер сафта булган үз яшьтәшләренең батырлыгы, каһар­манлыгы ­турында сөйләделәр.

Барлык күренешләр бер тында сизелми дә үтеп китте. Декорацияләр, картиналар, экрандагы документаль кадрлар, төп геройлар алышынып торды. Өлкән яшьтәге тамашачылар үз геройларының образларын ихлас итеп уйнаган балаларны караганда күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.  
 

Спектакльләргә әзерләнгән вакытта балалар бик зур хезмәт башкарган­нар: үзләренең герой­ларының биог­рафияләрен өйрән­гәннәр, алар­ның эчке дөньясына үтеп керү өчен сугыш турындагы әдәби әсәрләр белән танышканнар, декорацияләр ясаганнар, костюмнар өстендә эшләгәннәр. 

Мәктәп театрын сәхнәдә кую –  балала­рның һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе, әлбәттә. Педагоглар сәхнә, актерлык, бизәлеш өстендә күп төрлелек булдыру өчен күп көч, күп вакыт бүлеп биргәннәр. Дәресләрдән соң барысы да бик теләп үз мәктәпләрендәге театр дөньясына – иҗат, экспериментлар, якты хисләр һәм уңай тойгы-кичерешләр алырга ашыкканнар.

Кемнеңдер хезмәтен аерым итеп әйтеп булмыйдыр кебек, тәкъдим ителгән театральләштерелгән күре­нешләрнең барысы да рухи яктан бай, тәэсирләндергеч, хәтердә онытылмаслык эз калдырырлык булды. Театр коллективлары җитәкчеләре һәр катнашучының иҗади осталыгын һәм сәнгать сәләтен, тиешле хис-кичерешләр халәтен мөмкин кадәр ачып биреп, балада шул рә­вешле әхла­кый кыйммәтләргә юл ача алуга ирештеләр. Шулай да бәйге бәйге инде ул. Чара җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Билгеләп үтәргә кирәк, проектта районның 14 мәктәбен­нән барлыгы 17 театр коллективы ­катнашты. 

Бакырчы урта мәктәбе һәм Тә­теш­тәге 2нче урта мәктәп коллективлары, Богдашкино төп һәм Тоншерма урта мәктәпләре коллективлары үз категорияләрендә беренче урыннарны алдылар.  

Кече яшьтән үк театрның тылсымы мохитенә керә алу бәхете насыйп итүчеләр дөньяны гомере буе гүзәл итеп күрә алачаклар, аларның күңеле сәнгатькә омтылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев