Кырымны азат иттек
1942 елның 5 маенда Олы Тарханнан җиде кеше сугышка алындык.
Миңа бары тик 18 яшь иде. Әниемнең авыл башында үксеп елап калуы әле дә күз алдымнан китми. Ул чактагыларны сөйләп, язып бетерерлек кенә түгел. Хәтердә калганнарны кыскача гына бәян итәм.
Без җәяү бара торгач, караңгы төште. Төнне Пролей- Каша авылы чиркәвендә чыктык, иртән юлга кузгалдык. Тәтеш пристаненнән Казанга юл тоттык. Безне, яшь солдатларны, 1942 елның май аеннан алып октябрьгә кадәр шунда сугышка әзерләделәр. Аннан соң, Калинин өлкәсенең Ржев шәһәре ягына алып киттеләр. Поезд төнозын утсыз барды, чөнки фашистлар бу якларны көчле бомбага тота иде. Туктаусыз шартлау тавышлары яңгырап тора, яшен яшьнәгәндәй утлар сибелә. Бу мәхшәрне күреп илебезгә аяусыз басып кергән фашист илбасарларына карата нәфрәтебез артканнан-арта барды.
Поезддан төшкәч, бер авылның чокыр-чакырлы урынында төн үткәрдек, ә иртән җиргә казып ясалган куышларга кереп урнаштык. Ржев шәһәре көчле ут астында булды.Яңгырлы көз, зәмһәрир суык хәлсез солдатларны аяктан ега башлады. Мин шул чакта каты авырып киттем һәм Мәскәү хастаханәсенә эләктем. Күпмедер вакыттан соң, Төньяк Кавказның Пятигорск санаториена озаттылар, ә аннан ахыргача савыгып җитү өчен - Железноводскига. Төньяк Кавказга тикмәгә генә килеп чыкмавымны мин соңыннан гына аңладым. Кара диңгездән Азов диңгезенә, ә аннан Тамань бугазы аша безне Кырым ягына чыгардылар. Бу вакытта Керчь шәһәренең яртысы - фашистлар, калган яртысы безнең кулда иде. Дошманнар белән окоплар арасы бары 40 метр. Сугыш кыш буе барды. Соңга таба немецлар курка башладылар, чөнки аларга юл ябылды. Су аркылы чыгарга аерым транспорт кирәк, ә моны кулдан ычкындырмас өчен безнең самолетлар тәүлек буе әйләнеп очып тордылар.
1944 елның апреле җитте. Без фашистларны Сахарная тавына таба куа башладык. Һөҗүм вакытында мин каты яраланып, санбатка озатылдым. Ә соңрак Керчь шәһәрен азат итүдә катнашкан өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләндем.
Сугыш дәвам итте. Без Феодосия, Ялта, Симферополь шәһәрләрен фашистлардан чистарттык. Шулай итеп, көчле сугышлар аша, Кырымны азат итеп, тагын "Батырлык өчен" медале тапшырдылар.
Юлыбыз Польшага таба дәвам итте һәм аннан да фашистларны куып чыгардык. Шунда миңа "Варшаваны азат иткән өчен" медале бирделәр.
Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңү яуладык. Тагын ике бүләккә - "Германияне җиңгән өчен", "Берлинны алган өчен" медальләренә лаек булдым. Миңа әле тагын ике ел Германиядә булырга туры килде. Анда Маршал Жуков командалыгындагы Беренче Белоруссия фронтының 3нче удар армиясенең 696нчы полкының 383нче дивизиясендә хезмәт итеп, 1947 елның 5 маенда гына туган авылыма кайттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев