Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күз уңыннан үткәрделәр

ЮХИДИ хезмәткәрләре газета журналистлары белән берлектә "Тоннель" операциясе уздырдылар.

Бу, димәк, билгеле бер вакыт эчендә инспекторлар бөтен машиналарны туктаталар һәм барсын да җентекләп тикшерәләр дигән сүз. "Районда мондый рейдлар кимендә айга бер тапкыр үткәреләчәк", - диде Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марат Галиуллин.

Инспекторлар бердәм эшләделәр. Берәүләр машиналарны туктатып документларны, багажникларны карадылар, икенчеләре - түләнмәгән штрафларның булу-булмавын ачыкладылар, беркетмәләр тутырдылар. Туктатылган беренче шоферның мәгълүматлар базасындагы түләнмәгән штрафы әле яңа, түләр өчен вакыты барлыгы ачыкланды. Ә ике шоферның штраф түләү вакытлары инде узып киткән булып чыкты. "Ни өчен түләмисез?" - дип сорый инспектор. "Вакыт булмады" - дип җавап бирә гаепле. Түләү өчен 60 көн бирелә һәм шул вакыт эчендә түләп өлгерергә мөмкин бит инде. Хәзер менә өч тапкыр арттырып түләргә кирәк булачак - иң яхшысы бозмас­ка.

Шоферлар белән җәяүлеләр арасында да проблемалар бар. Рейд вакытында җәяүле кичүендә җәяүлегә юл бирмәгән шофер штрафка тартылды. Узган айда шундый 11 кагыйдә бозу күзәтелгән. Җәяүлеләр дә алардан калышмыйлар, юлларда аварияләр китереп тудырырлык шундый 17 очрак булган. "Машиналар юлы - хәвефле урыннарның берсе, - ди Марат Кадыйр улы. - Шәһәрдә машиналар елдан-ел арта бара, шоферларга да, җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Машиналар йөреп тора торган юл аркылы чыкканда телефоннан сөйләшмәвең, киемеңнең капюшонын күтәрмәвең, ул күрү киңлеген чикли, яхшырак. Тротуар булганда юлдан йөрергә ярамый. Ул булмаганда транспорт агымына каршы һәм юл читеннән генә барырга рөхсәт ителә".

Рейд вакытында иминлек каешларын эләктерергә яратмаучылар һәм техник яктан төзек булмаган машиналарда йөрүчеләр очрасалар да, шулай да намуслы шоферлар күбрәк. Документларны тикшергәннән һәм инспекторның: "Хәерле юл, карап йөрегез!" - дигән сүзләреннән соң, барсы да юлларын дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев