Реклама
Җәмгыять
Музыка, бәхетле елмаюлар, шат авазлар, модалы прическалар, ефәк күлмәкләрнең җиңелчә кыштырдавы - кызларны хәтта әти-әниләре дә тиз генә танымадылар! Алар бәхетле булачаклар! Чөнки еракта калган 1941 елда табиблар, инженерлар, укытучылар, артистлар һәм хәрбиләр булырга хыялланган 17 яшьлекләр юкка гына үлемсезлеккә атламаганнар бит. Бу көнне андыйлар хакында искә төшерми һич мөмкин түгел, шуңа да 2015 елгы чыгарылышлар Дан Монументына чәчәкләр салырга килделәр.
Әле барсы да башлана гына
Узган җомгада Тәтештә яшьлек, хыяллар һәм өметләр бәйрәме булып узды.
Район 11нче сыйныфлар чыгарылышларын хөрмәтләде, аларга тәүге тапкыр әтиләренең исеме белән эндәштеләр. Күз явын алырлык күлмәкләр кигән кызлар һәм затлы бәйрәм костюмнарындагы егетләр кинәт олыгаеп киткәндәй, үзләренә ышанычлары арткандай тоелса да, дулкынланулары барыбер сизелеп торды. Район мәдәният йортындагы мәйданга аларның укытучылары, әти-әниләре, туганнары, дуслары җыелдылар, берсеннән-берсе чибәр яшьләргә карап соклану өчен үтеп баручылар тукталдылар.
Бүген районның 13 мәктәбеннән алар 122, һәм яшьләр өчен олы тормыш юлын гәүдәләндергән кызыл келәм җәелгән.
Бәйрәм кичәсе, алкышлар, теләкләр дә - алар хөрмәтенә.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов аттестатлар, "Аерым уңышлар өчен" медальләр һәм Рәхмәтләр тапшыру тантанасын ачып җибәрде. "Сезне чыгарылыш кичәсе белән котлыйм, - дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә, - укытучыларга, ата-аналарга да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең беркайчан да Тәтеш җирен, мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмавыгызны, һәр эшегездә уңышлар гына юлдаш булуын телим".
Рәмис Хатыйп улы мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган 15 чыгарылышка медальләр тапшырды, алар 1нче мәктәптән Алексей Тимарин, Юлия Гурьянова һәм Айгөл Гатауллина; 2нче мәктәптән - Ксения Голод һәм Алинә Миңнегалиева; Алабирдедән - Шамил Гарифуллин, Назыйл Мингалиев һәм Раил Шәйхетдинов; татар мәктәбеннән - Регина Гафиятуллина һәм Гөлия Галимҗанова; Килдештән - Оксана Гурьянова һәм Ксения Митрюшкина; Бакырчыдан - Гөлүзә Ибраһимова; Олы Шәмәктән - Алина Лашманова, Олы Тарханнан - Ксения Неткасова.
Башлык Рәхмәтен чыгарылышлар гына түгел, балаларын тәрбияләгән ата-аналар да алдылар.
БДИ буенча рус теленнән 100 балл җыйган укучыларның педагоглары да билгеләп үтелде, алар Светлана Гыйсмәтуллина (шәһәрдәге 1нче урта мәктәп) һәм Зөмәрә Малькова (Олы Тархан урта мәктәбе).
"Сез олы тормышка аяк бастыгыз, иң мөһиме - шуннан ышанычлы төстә һәм үзегез өчен файдалы итеп атлап бару. Туган ягыбызны тагын да бай, матур итү өчен, районга белгечләр булып әйләнеп кайтыгыз", - диде, чыгарылышларга аттестатларын тапшырып, райбашкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина.
Укытучылар, ата-аналар да ихлас котлауларын һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәмгә чакырылучылар да алкышларын кызганмадылар, бик күп фотокамералар тантананың иң матур мизгелләрен төшереп калырга ашыктылар.
.jpg)
- Үземнең 17 яшьлегемне искә төшердем, - дип фикерләре белән уртаклаша Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев, - мәктәбебезне 150 чыгарылыш тәмамлавын хәтерлим, ә бүген 14 кенә. Шулай да алар барсы да әйбәтләр. Мин аларга үземнең "Хуш, мәктәп" дигән яңа җырымны бүләк иттем.
- Ничәнче чыгарылыш инде?
- 43нче.
- Яшьләрнең планнары нинди?
- Нигездә югары уку йортларына керәчәкләр.
- Бу көн алар өчен нәрсәсе белән истә калыр икән?
- Кичен алар хөрмәтенә мәктәп ишегалдында кечкенә генә фонтан ачылачак, аны Сөенеч фонтаны дип атадык. Аларның һәркайсы тормышта дөрес юл сайлар, дип ышанабыз.
Балалар тиз үсәләр. Менә Фирдәвес һәм Фәнил Ибраһимовларның да Бакырчы мәктәбен тәмамлаган кызлары Гөлүзә бүген аттестат һәм "Аерым уңышлар өчен" медале алды.
- Әле БДИ өчен борчылулар үтеп бетмәде, ә алда яңалары - югары уку йортына керү, - ди дулкынланып һәм шул ук вакытта горурлык хисләре белән Фирдәвес ханым, - безнең кебек барлык ата-аналар да балаларына бәхет телиләр, нишлисең, үсеп җиттеләр! Һәм бу да бик матур чор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев