«Ленин хакыйкате»н хәтерли
1 апрельдән «Тәтеш таңнары» һәм «Авангард» газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.
Ринат Хөсәенов, Тәтеш:
– Район газетасына мин күптәннән язылып киләм, ул вакытларда аның “Ленин хакыйкате” дип йөртелүен хәтерлим әле. Барлык мәгълүматны укыйм, аеруча спорт уңышлары кызыксындыра, районыбызда ниләр буганлыгын белү мөһим. Авыл хезмәтчәннәре, аларның рекордлы күрсәткечләреннән, мул уңыш җыеп алуларыннан да хәбәрдар булырга кирәк.
Фотода кем яки нәрсә сурәтләнгән дигән рубрика да җәлеп итә, кайчакта аларны таныйм. Киләсе ярты елга газетаны инде яздырып куйдым, бигрәк тә хәзер ташламалы бәя гамәлдә булганда.
Газета ничек кенә дип йөртелмәсен, ул барыбер үзебезнеке, якын һәм кадерле булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев