Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ләйсән Мөхәммәтшина: Мин яраткан район гәҗитен укыйм

Шәһәребез һәм районыбыздагы әһәмиятле вакыйгаларны һәрвакытта белеп тору өчен, мин яраткан район гәҗитен укыйм.

(Тәтеш, 3 декабрь, Тәтеш таңнары).  Ләйсән Мөхәммәтшина: – Шәһәребез һәм районыбыздагы әһәмиятле вакыйгаларны һәрвакытта белеп тору өчен, мин яраткан район гәҗитен укыйм. Ул минем өчен үзенә бер төрле өстәл китабына әйләнде. Яңалыклар баганасын бар­лап, шәһәрдәге матур үзгәрешләрне якыннан белү белән бергә, гәҗиттә шулай ук үзеңнең тикшерү эшләрең һәм проектларың өчен дә материал табарга, шәһәрдә яшәүчеләр иҗаты белән танышырга һәм хәттә аш-су серләренә дә төшенергә була. Мин берәр төрле яңалык, шулай ук иҗат белән илһамланыр өчен гәҗитнең һәр санын түземсезләнеп көтеп алам, чөнки үзем дә кыска мәкаләләр язарга яратам. Гәҗит, без, яшүсмерләр өчен, яңалык чыганагы булып тора (өстәвенә, электрон төре һәм гәҗитнең сайты бар), өлкән яшьтәге кешеләрнең дә күңеленә хуш килә, чөнки аларның күбесе аралашуга һәм игътибарга мохтаҗ. Ә гәҗитне укып, алар әйтерсең лә дуслары белән якынаялар һәм бик күп уңай тәэсирләр алалар. Район гәҗитенең битләрен ачканда, районыбыз журналистлары, мөхәррирләре, корректорларының шулкадәрле оста итеп эшләүләренә тагын бер кат инанасың. Һәрбер язма – ул кызыклы фикерләр, якты кичерешләр, килешле нәфис сүз. Гәҗитнең һәр санына гаять зур хезмәт куела. Һәм бу эшләр юкка гына түгел. Гәҗит инде йөз ел дәвамында укыла. Гәҗит коллективын күркәм юбилее белән тәбрик итеп, аларга иҗади эшләрендә зур уңышлар телисе килә!       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев