Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәҗбүри эшкә хөкем ителгән

Казанда яшәүче телефон аркылы алдакчылык гамәле кылуда катнашканы өчен хөкем ителгән.

(Тәтеш, 15 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы прокуратурасы Казанның 20 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны алдан килешенеп куелган бер төркем затлар белән берлектә гражданинга шактый зур зыян китергәне, алдау юлы белән чит кеше милкен урлау гамәлен кылуда гаепле дип ­таныган.

– Судта гаепләнүченең 2022 елның гыйнварында Интернет челтәре ярдәмендә билгесез затлар белән сүз куешканлыгы, алар җитәкчелегендә банк картасын үзенең таныш кешесенең исеменә рәсмиләштергәнлеге ачыкланды. Күрсәтелгән картага соңыннан Тәтештә яшәүче хатын-кызга карата телефон аркылы алдашу юлы белән алынган акча билгесез затлар тарафыннан күчерелгән. Алдакчылар төркеме китергән зыян 40 000 сум тәшкил иткән, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Җинаять кылуда гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде. Суд аңа, гаепләнүченең шәхесен, кылган җәмгыяви куркынычлылык дәрәҗәсен исәпкә алып, 360 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем итү җәзасы билгеләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев