Реклама
Җәмгыять
Малкайлар сәламәт булсын дисәгез
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, ТР Министлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе тарафыннан 2016 елда эпизоотикка каршы планлы чаралар барышында шәхси ярдәмче хуҗалыкка хезмәт күрсәтү вакытында ветеринария хезмәтләре хакының исемлеге эшләнелде.
Сыерны караган вакытта ветеринария хезмәте күрсәтү (шул исәптән башмак тана да) хуҗага 500 сумга төшә, әлеге суммадан 300е ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан субсидияләнә (ШЯХ хуҗасына кире кайтарыла). Терлекләрнең калган баш санына хезмәт күрсәтү бушлай башкарыла. Ветеринарларның бушлай хезмәт күрсәтүләре арасында - түләмәгә (себер язвасы) каршы вакцинация, котыру (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, өч айдан зуррак яшь мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, атлар); дуңгызларның классик чумасына каршы вакцинация, туберкулезга тикшерү (сыерлар, башмак таналар, 2 айдан зуррак яшь мөгезле эре терлекләр); атларны йогышлы авыруга тикшерү; бруцеллезга тикшерү өчен кан алу (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, сарыклар, кәҗәләр, атлар, дуңгызлар, 4 айдан зуррак барлык төр терлекләр), ветеринария врачының планлы чараларга чыгуы, терлекләрне карау, асрау, ашату, дәвалау буенча консультацияләр һәм озату документларын рәсмиләштерү.
Районның баш ветеринария врачы Ирек Садриев хәбәр иткәнчә, августның икенче яртысында белгечләр көзге эпизооотика каршы чаралар узыдырырга ниятли: мөгезле эре трелекләргә, сарыкларга, кәҗәләргә, атларга, дуңгызларга профилактик вакцинация, шулай ук сыерларга эмфизематоз чуанга каршы прививка. Этләрне һәм мәчеләрне котырудан вакцинация көтә. Сентябрьдә мөгезле эре терлекләрне туберкулез, лейкозга һәм бруцеллезга тикшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев