Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: “Уңышлы, икмәкле ел булсын”

Кыр эшләре темпларын тизләтергә - республиканың баш аграрчысы тәтешлеләр алдына шундый бурыч куйды.

Татарстан премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 3 майда эш визиты белән безнең районда булып китте. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән вертолетта авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре кырлары өстеннән очып узганнан соң, ул "Авангард" ҖЧҖ уҗым басуында хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, җирлек башлыклары белән очрашты.

Һава шартлары аркасында игенчеләр чәчүгә берникадәр соңгарып керештеләр, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Көннәр җайланып китте һәм тиешенчә оештырганда кулдан ычкындырылганны куып җитәргә мөмкин. Шуңа да язгы кыр эшләрен 15 майга тәмамлау өчен булган бөтен көчне туп­ларга, дигән бурыч куйды министр аграрчылар алдына.
"Эссе кояш туфракны киптерә, бер генә сәгатьне дә югалтмыйча, тиз арада чәчеп бетерергә. Һәркемгә ике сменада эшләүне планлаштырыр­га, - дигән максат куйды Марат Готыф улы. - Районда кыр эшләрендә 200дән артык техника катнаша. Мондый киеренке чорда халыкта булган техниканы да җәлеп итәргә мөмкин. Без күргән уҗым басуларының торышы, ел нинди генә килсә дә, тотрыклы уңыш нигезе санала. Рес­публика Татарстан җирендә тулаем 5 миллион тонна ашлык җыеп алу мөмкинлеген инде раслады. Моңа хәзер дә көчебездән килер дип ышанабыз. Районның яңа башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең элекке агрофирмасы казанышларын инде район күләмендә кабатлар дип өметләнәбез. Шул чакта район ике миллиард сумлык табышка быел ук ия булачак, ә бу шуның нигезендә алдагы чорга инвестицияләрне планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк", - дигән ышаныч белдерде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов барлык авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләре җитәкчеләренә уңышлы, икмәкле ел теләде.
Районның мөмкинлеге бик зур, аны файдаланыр­га кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X