Марина Поселкина
Барлык сайлаучыларга 8 сентябрьдә сайлауларга барырга һәм уңышлы киләчәк өчен тавыш бирергә кирәк
(Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Марина Поселкина, Киртәле мәктәбе директоры: “Без интенсив үсүче Татарстанда яшибез. Республикадагы кебек, районда да төрле программалар, проектлар тормышка ашу ярдәмендә без зур яңарышлар күрәбез. Мине иң сөендергәне, авылларда торак пунктларны төзекләндерүгә аерым игътибар бүлеп бирелә: юлларны ремонтлау һәм төзү бара, яңа спорт объектлары, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары ачыла, һәрбер баланың шәхси үсеше өчен барлык шартлар булдырыла. Шуңа күрә, тормышыбыз алга китсен өчен барлык сайлаучыларга 8 сентябрьдә сайлауларга барырга һәм уңышлы киләчәк өчен тавыш бирергә кирәк”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев