Машина йөртүе эшендә ярдәм итә
Татьяна Подакова туган авылы Тоншермада җиденче ел хат ташучы булып эшли.
– Газеталарны уртак почта тартмаларына илтеп тапшырам, авылда андыйлар тугыз. Авыл халкы “Авангард” газетасына языла, шәһәрдә һәм районда ниләр булуын укырга яратабыз, диләр. Авыл кешеләре пенсия яки коммуналь түләүләргә квитанцияләр алырга кирәк булса, клубка үзләре киләләр. Минем эшемдә үзем машина йөртүем ярдәм итә, – дип уртаклашты Татьяна Владимировна.
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев