Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Математика да мөһим

Башчыда яшәүче Нина Баранова игеннәрне урып-җыю вакытында ындыр табагында инде утыз елдан күбрәк эшли.

Хәзер "Р. Г. Сафиуллова" КФХда киеренке чор. Район җирләреннән җыелган мул уңышны төягән машиналар икмәкне элеваторга озатыр алдыннан бөртекне киптерер һәм чистартыр өчен кырдан ындыр табагына берсе артыннан икенчесе ташып кына тора. Билгеле булганча, уңыш исәпкә мохтаҗ. Биредә дә әлеге эштә һәр нәрсәне аңлаучы кешедән башка булмый. Монда инде Нина Александровна алыштыргысыз - ул саннар телен бик яхшы белә.
Көн саен иртәнге җидедә дежур транспортта Сөендектә урнашкан ындыр табагына бара. Ялларсыз эшли, шул ук вакытта хуҗалыкта кад­рлар бүлеге белгече белән үлчәүче вазифасын берләштерә.
Шуның кадәр эшне башкару авыр түгелме дип сорыйм. Елмаеп, болай дип җавап бирә: "Беренче вакытта эшли башлаганда авыр булды. Ләкин остазларымнан уңдым. Галина Сурова, Раиса Горбунова һәм башкалар сүз белән генә түгел, эш белән дә һәрвакытта ярдәм иттеләр. Хәзер инде барысы да гади генә кебек, өйрәндем". Аның сүзләренчә, ялгышмас өчен математиканы яхшы белергә, хуҗалык документларын рәсмиләштерү күнекмәләренә ия һәм бик игътибарлы булырга кирәк.
ү
"Әлбәттә инде, июль ахырыннан сентябрь башына кадәр - кызу чор, ләкин югары уңыш җыйганда күңел канатлана", - дип уртаклаша ул.
"Нина Александровна - әдәпле, җаваплы, хезмәт сөючән кеше. агросәнәгать комплексына багышлаган еллары эчендә зур тәҗрибә туплады һәм аны һәрвакытта яңа килүчеләр белән уртаклашырга әзер" , - ди аның хакында "Р. Г. Сафиуллова" КФХ җитәкчесе урынбасары Илсур Мөхәммәтҗанов. Эштән буш вакытында укырга ярата. "Журналлар яздырам, район гәҗитен яратып укыйм, аның һәр санын түземсезләнеп көтеп алам", - ди ул. Безнең әңгәмә барышында хезмәт күрсәтү бинасына КамаАЗ килеп туктады. Ул шоферга Башчы складында көтүләрен әйтеп, шунда ук документлар рәсмиләштерергә кереште. Барысы да шундый җиңел һәм тиз! Әлеге күренешләрне карап торганда һәр эштә дә осталык мөһим дип уйлап куйдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев