Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәгънәле газета. Яратып укыйлар

 Без, район ­газетасы  ­хез­мәткәрләре, тәтеш­леләр белән ­оч­раштык  һәм   уку­чы­ла­ры­бызның га­зета турын­дагы фикер­лә­рен белдек, ә инде яз­дыр­­мау­чыларга аны ярты ел­лыкның калган өч аена рәс­миләштерергә ­тәкъ­дим иттек.

(Тәтеш, 23  март, “Тәтеш таңнары”). 

Абунәче­ләр көнендә газетаны яз­дырган һәркем өчен ре­дакциябездән зур булма­ган бүләк алу күңелле күренеш булды.
Даими укучыларыбыз белән очрашуга без дә сөендек. Алар газетада басылып чыккан язмалар турындагы фикерләре белән уртаклаштылар, үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр. Урюм авылында туып, Тәтештә яшәүче Тамара Усванова автовокзалдагы почта бүлегенә танышы Любовь Николаева белән килгән. Хатын-кыз үзенең шатлыклары һәм борчулары, тормышы хакында сөйләде. Ул үзе турында газетада язачак­ларына бик гаҗәпләнде һәм моңа чын күңелдән ­шатланды.

– “Авангард”ны “башыннан ахырына”  кадәр укыйбыз. Безнең районда, Тәтештә нәрсәләр эшләнүен, кем туган, кем­нәр вафат булганлыгын, кемгә – ничектер, безгә, өлкәннәргә, боларның барысын да белү бик кызык­лы. Хәзер инде без күп чыгып йөрмибез, өйдә утырабыз, газетаны укыйбыз да, күңелгә рәхәт булып китә. Һәм аны көтеп алабыз. Поч­тальон килмәгәнме, безгә “Авангард” калдырып кит­мәгәнме икән дип, почта әрҗәсен әллә ничә тапкыр чыгып карыйбыз. Газетадагы барлык яңалыкларны укыйбыз, бездә барысы да әйбәт булуына шатланабыз. Эскәмиягә чыгып утыргач аралашабыз, һәм кемнәр газетаны алдырмый, аларга нәрсәләр язылганлыгын сөйлибез, – дип ­уртаклашты Тамара ­Усванова.

– Мин хастаханәдә ятканлыктан, ярты елга языла алмый калдым, рәхмәт инде, социаль чел­тәрләрдә абунә ­хакында искә төшереп яздылар. Килдем. Интернет интернет инде ул, аннан да укыйбыз, әмма почта тарт­масыннан газетаның яңа санын алып кереп укуы бөтенләй башкача күңелле, – дип әңгәмәгә кушылды тәтешле Марина.  – Уку безнең гаилә өчен – тормышның аерылгысыз бер өлеше, онык­лар  да газета белән кызыксына­лар, гәрчә укый белмәсәләр дә фоторәсемнәрне карыйлар. Район кешеләре турында белү мөһим, барлык казанышларны һәм яңалыкларны яктыртасыз. Газета мәгънәле, безгә тискәре мәгълүматлар кирәкми, күбесенчә кү­ңелле хәбәрләр хакында гына укыйсы килә.

Исегезгә төшерәбез, район газетасын яздырырга теләүчеләр агымдагы елның апрель, май һәм июнь айларына газетаны рәсмиләштерә алалар. Безнең белән бергә калыгыз! Яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!
Сезнең “Тәтеш таңнары” (“Авангард”)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев