Микрорайонда кешеләрнең сәламәтлеген ныгытыр өчен спорт тренажерлары барлыкка киләчәк
Зур Троицк һәм Тынычлык урамнары арасындагы Тәтешкә 200 ел урамында урнашкан балалар мәйданчыгының тирә-ягында барлыкка килгән матур коймага ата-аналар һәм аларның сабыйлары ихластан сөенә.
(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таңнары"). Койма “Төньяк” ТИҮнең грант акчасына сатып алынган һәм урнаштырылган. Төньяк микрорайонның ТИҮ рәисе Максим Гудков хәбәр иткәнчә, “ТРның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” бәйгесендә 5нче урын өчен тагын бер грант алынган, тиздән әлеге микрорайонда кешеләрнең сәламәтлеген ныгытыр өчен спорт тренажерлары барлыкка киләчәк. Ә бу, димәк, биредә яшәүчеләргә тагын да уңайлырак булачак дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев