Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мираска – батырлык һәм дан

Тәтеш автомәктәбендә Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннары белән традицион очрашу булды.

Кадет мәктәп-интернатының 8нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Михаил Жадин) әлеге уку йорты аудиторияләре буйлап йөрделәр һәм техник белем бирүнең заманча җиһазлары белән таныштылар. Малайларның кайберләре "Форсаж-5" автотренажерында йөреп карадылар, дөрес, акыллы машина, әгәр "шофер" ялгышса, барудан баш тарта. Димәк, әле өйрәнәсе нәрсәләр бар. Кадетларга автомәктәп курсантлары да кушылдылар, армиядә алар хәрби шоферлар булачак­лар. Малайлар экраннан шәһәребездә билгеләп үтелгән бәйрәм һәм кайгылы даталар турындагы кадрларны карадылар. Алар күз алдыннан автомәктәпнең Җиңү көне уңаеннан бәйрәмчә бизәлгән техника колоннасы, Хәтер һәм кайгы көнендә кабызылган Мәңгелек ут, "Аҗаган" уенында катнашучылар узды.Автомәктәп начальнигы Зиннур Габдуллин билгеләп үткәнчә, әлеге уку йортына быел 55 ел тула. Шул еллар эчендә күп үзгәрешләр булган: яңа уку класслары ачылган, автопарк киңәйтелгән, укытуда заманча җиһазлар кулланыла.

Бер минутлык тынлык аларның якты истәлеген хөрмәтләү булды.

"Сез - булачак солдатлар, - дип мөрәҗәгать итте Александр Павлович малайларга, - үзегезне физик һәм рухи яктан чыныктырыгыз, заманча кораллар белән эш итү күнекмәләрен тырышып үзләштерегез, армия­гә белемле, әзерлекле белгечләр кирәк. Һәм иң мөһиме - патриотлар булыгыз, Туган илебезне ихластан яратыгыз". Бөек Ватан сугышының утлы юлларын узган ветеран Туган илебезнең булачак сакчыларына шундый теләкләрен җиткерде.

Әмма илебез тарихында безнең җиребезгә кагылмаган сугыш та бар, шулай булса да аны без оныта алмыйбыз. Ул Әфган сугышы. Чарада район сугышчы-интернационалчылар советы рәисе, әлеге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Юрий Савин чыгыш ясады. Гәрчә башта, диде ул, хөкүмәт планнарында сугыш күздә тотылмаса да, совет хәрби хезмәткәрләре әлеге илдә тынычлык тәэмин итү максатларында Әфган халкына дусларча ярдәм күрсәттеләр. Алар сугышчан бурычларын үтәделәр һәм Ватанга намуслы хезмәт итәләр. Катнашучылар һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Юрий Борисович барсын да якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклау­чылар көне белән котлады һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Автомәктәптән киткәндә, һәлак булган якташларыбыз фоторәсемнәре куелган стенд янында тукталдылар һәм мәңгегә яшь булып калган егетләргә бик озак карап тордылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча