Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намаз укып, кыйммәтле бүләкләр алдылар

Олы Тархан мәдрәсәсендә дин сабагы алучы балалар арасында намаз уку бәйгесе булып узды.

Аны авыл имамы Мәннур хәзрәт Сәгъдәтулла Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Һәм ул балаларга тәртипле, итәгатьле, алган белемнәрегезне онытмыйча, акыллы, илебезгә файдалы кешеләр булыгыз дигән җылы теләкләрен белдерде. Бәйгене карарга килгән әниләр һәм әбиләр оештыручыларга - авыл мөслимәләр берлеге җитәкчесе Назирә апа Койрыковага, ярдәмчесе Рузинә Солтановага - рәхмәт әйтеп, мәдрәсә шәкертләренә хәер-фатихаларын җиткердләр.
Ул да түгел балалар аерым-аерым, мәкам белән ике ракәгать намаз укып, нур өстенә нур өстәделәр. Бәйгедә барлыгы 14 укучы катнашты. Аларның һәркайсы фарыз гамәлләрне бөтен шартын туры китереп, тәртип белән башкардылар. Бәйге кунагы Әлфинур Гыйльметдинова күңелендәге хис-кичерешләрен яшермичә, мәдрәсәнең ишекләре һәрчак ачык, шундый мөмкинлек тудырган остазларга барлык ата-аналар исеменнән ихтирамымны җиткерәм диде.
"Балаларның барсы да мактауга лаек. Кызым Рузиләнең дә катнашуы минем өчен икеләтә шатлык булды. Хәйриячеләр һәм мәчет биргән акчага алынган бүләкләр бик саллы иде. Кече яшьтәгеләргә планшет, өлкәнрәкләргә өстәл лампасы белән җилләткеч тапшырылды. Бик күркәм бәйге булды. Оештыручылар тырышканнар һәм балаларыбызның догаларны өйрәнеп, дин сабагына тартылулары аларның хезмәт җимеше", - диде Түбән Тарханнан Миңзифа Галиуллова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев