Нәүрүз язга ишек ачты
Зур Әтрәч авылында Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Чараны оештыручылар килгән кунакларны авылның мәдәният йорты янында ипи-тоз һәм гармунга кушылып, матур җырлар белән каршы алдылар. Учакка куелган бик зур казанда пешкән ботканың хуш исе бөтен тирә-якка тарала. Кайнап утырган самавырлардан ап-ак булып төтен күтәрелә. Авылның мәдәният йортында корылган зур табын төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Нәүрүздә халыкның күңел ачуы һәм мул өстәл әзерләнүе борынгыдан килгән гадәт. Шуңа да милли ашамлыклар – бәйрәмнең төп асылы. Фаразлаулар буенча, ризыкларның күп булуы мул уңыш юрый. Аш-су осталары Исламия Гыймранова, Мәрзыя Юнысова, Миләүшә Минәева майлы табада телең йотарлык коймак, Әминә Нәфигыйна һәм Василә Хәйруллина зур чүмечләр белән болгата-болгата бәйрәм боткасы пешерде. Күңел җылысын кушып әзерләнгән ботка һәркемгә дә җитте. Әминә Нәфигыйна аның үзенчәлекле тәме турындагы сере белән дә уртаклашты.
– Өч чиләк су, ике кило атланмай, ун кило төрле ярма һәм... калганы үзеңнең аш-су осталыгындагы тәҗрибәңне кулланып пешерү, – дип өстәде киң күңелле Әминә ханым.
Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, Зур Әтрәч авылы имамы Гомәр хәзрәт Садиров, авылның мөселманнар берлеге җитәкчесе Әминә Нәфигыйна бәйрәмгә җыелучыларны ихлас күңелдән котлап, сәламәтлек, җитешлек һәм үзара аңлашып яшәүне теләделәр. Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, Нәүрүз бәйрәменең төп мәгънәсе – рухи яңарышта.
Сәхнәдә үзешчәннәр башкаруында яз, мәхәббәт, халыклар дуслыгы турындагы җырлар яңгырады. Җирлектәге “Кызыл миләш”, “Ак чәчәкләр” фольклор ансамбльләре, районның “Мирас” вокаль ансамбле һәм яшь йолдызчыклар – балалар, үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән рух күтәренкелеге өстәделәр. Васыйл Юнысов, Фәһим Хәйруллин, Навил Ибраһимовның өздереп гармунда уйнаган көйләре күңелләрне канатландырды. Бәйрәм хуҗалары Кыш бабайны (Фәннур Гафиятуллин), Яз кызы – Нәүрүзбикәне (Эльвира Гафиятуллина) каршылау тамашасы Кышның китүен һәм Язның килүен ачык итеп тасвирлап бирде. Кыш бабай бирешергә теләмичә ярыш оештырды, ләкин көчләр тигез түгел шул – Яз җиңде.
– Авылыбызда мондый халык бәйрәмнәренең еш үткәрелеп торуына без бик шат, – дип уртаклаша авылның мәдәният йорты директоры Алсинә Фәйзуллина. – Гасырлар дәвамында килгән һәм әби-бабаларыбыз тарафыннан безгә васыять итеп калдырылган мәдәни кыйммәтләр фольклорны яңартырга һәм сакларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев