Никахлашу залында пионнар чәчәк аткан
Яз – әйләнә-тирә дөнья, табигать уянуы гына түгел, кешеләрнең дә уртак тәэсирләргә бирелеп, хисләренең җилкенүен тою фасылы.
(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары”). Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, никахлашу тантаналары өчен яз аларга залны үзенчәлекле итү, гүзәллекне булдыру мөмкинлеген алып килгән.
– Эчке күренешне үзгәртер алдыннан, без белгеч Наталья Амплеева белән төрле ысулларны күздән кичердек, – ди Тәтешнең ЗАГС бүлеге мөдире Лариса Дианова. – Һәрбер күренеш бездә уздырыла торган тантаналарга туры килеп, заманча һәм зәвыклы, матур һәм сәнгать ягыннан һәр нәрсәгә яраклашып торырлык булып күренүен теләдек. Фотозонаны яңарттык, ул якты, күңелгә хуш килерлек төсмер алды, энҗе төймәләр белән бизәлгән ак роза чәчәкләре бәйләме буыннар бәйләнешен, никахларның дәвамлылыгын аңлата.
Тәтешлеләр әйтүенчә, күптән түгел узган туй тантанасында төрле зурлыктагы ак пионнар гөлләмәсенең композициясе аеруча да соклану уяткан. Ул үзенә җәлеп итеп, һәркемне матурлыгы белән сөендерә. Өстәлдә дә пион гөлләмәсе тора, аларны ике алтын балдак – ике йөрәкнең бергә озын гомер кичерү символы тирәләп алган.
– Безнең күзаллау буенча уйлап эшләнгән әлеге барлык матурлык оста куллы шәһәрле Ирина Хәйруллина ярдәмендә тормышка ашты, – дип сөйли Лариса Михайловна, – безнең нәрсә ясарга теләгәнебезне ул аңлады, ничегрәк ясасак яхшырак булачак икәнлеген дә әйтте. Кул эшләре остасы районның тантаналар залына бер ай дәвамында үзенчәлекле күренеш булдырган.
– Никахлашу залында берничә тапкыр булган бар, әмма бу юлы улымның никахлашуын теркәү тантанасында яңартылган күренеш барлык кунакларда соклану уятты һәм безнең өчен күңелле яңалык булды, – дип уртаклашты шәһәрле Ирина Ишелева. – Әлеге залда киләчәктә дә бәхетле парлар күп булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев