Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Николай Сергеев: Россия халкын таркатып булмый

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга мин дә булдыра алганча ярдәм итәм, шулай ук аларның сәламәтлеге һәм тизрәк исән-сау кайтуларын теләп дога кылам.

Николай Сергеев, Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины:
– Безнең өчен хәлиткеч вакыт җитте. Мин безнең армия, тынычлыгыбызны са­к­лау­чы сугышчылар өчен бик борчылам. Без­нең гаскәрләр ничек алга баруын, югалтулар киче­рәме икәнлеген, нинди җи­ңүләр яулауларын белер өчен  яңалыкларны күзәтеп барам. Шундый вакыт җитте, күпчелек дәүләтләр безгә каршы тора, аларның максаты – халкыбызны таркату, безне көчсезләндерү. Ләкин бу аларның барып чыкмаячак, Россия һәрвакыт көчле, җимерелмәс дәүләт булып калуын, биредә барлык халыклар да туганнар кебек яшәвен күп тапкырлар дәлилләде инде. Шушы араларда юлда бер карчыкны утырттым, ул Львов өлкәсендә яшәгән. Хатын-кыз күпне кичергән, аның әтисен һәм әнисен бандеровчылар үтергән, һәм хәзер аның туган җирендә тынычсызлык, аның борчылудан йөрәге өзгәләнә. Ул Россия гаскәрләре җиңеп, тынычлык урнашыр дип өметләнә. Барлык акыллы кешеләр шуны тели. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга мин дә булдыра алганча ярдәм итәм, шулай ук аларның сәламәтлеге һәм тизрәк исән-сау кайтуларын теләп дога кылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев