Николай Кузин. Сайлаурны каршылап
Сайлауга үземнең Ватаным алга китсенгә һәм безнең кунакчыл якта яшәүче якташларым җитешлеге өчен тавыш бирергә барам.
(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Николай Кузин, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины:
“Шәһәрдә һәм авылларда барлыкка килүче матур үзгәрешләргә шатланам. Элек Тәтештә уңайлы юллар булмаган булса, хәзер инде асфальттан, матур плитәләр түшәлгән тротуарлардан йөрибез, кешеләр йорт яны территорияләрен төзекләндерергә тырыша. Төньяк микрорайон ягында йөргәндә балаларның җиһазландырылган мәйданчыкларда иртәдән кичкә кадәр күңелле итеп уйнауларын күрәм. Шәһәр буасы янындагы территория төзекләндерелә, балалар өчен дә, яшьләр өчен дә, безнең өчен дә ял зонасы булачак. Авыл хуҗалыгы тормышы белән кызыксынып яшәүче буларак шуны әйтәм: Рәмис Хатыйп улы рәислегендәге район җитәкчелегенең дөрес итеп куелган аграр сәясәте ярдәмендә авыл хуҗалыгы производствосы төптән үзгәрә, ташландык җирләр юк, кырлар күзләрне иркәли, яңа терлекчелек биналары ремонтлана һәм яңалары төзелә, механизаторлар заманча югары җитештерүчәнлекле техникада эшли, моңа дәүләт программаларында катнашуның тәэсире зур. Үсемлекчелек буенча республикада беренчеләр бишлегендә булу – горурлык. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре районның алдынгы хуҗалыклар үрнәгендә барырга омтыла, һәм бу аларның уңышлы килеп чыга, эшкә мөнәсәбәт үзгәрә, авыллар яңара, эшчәннәр җиңел булмаган хезмәтләре өчен лаеклы түләү ала. Сайлауга үземнең Ватаным алга китсенгә һәм безнең кунакчыл якта яшәүче якташларым җитешлеге өчен тавыш бирергә барам”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев