Нина Жадина: Балаларны бары тик яратырга гына кирәк
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең алгебра һәм геометрия укытучысы Нина Жадина берничә буын мәктәп укучысына белем биргән.
(Тәтеш, 5 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Ул Буадан килеп педагогия училищесына, олы апасыннан соң бер ел узгач, укырга кергән. “Элек укытучы булу абруйлы, укырга кергәндә бәйге зур, бер урынга биш кеше туры килә иде.
Рус теле, математика һәм җырдан имтихан тапшырдым. Безне әти-әни алып йөрмәде, мөстәкыйль булдык”, – дип искә төшерә Нина Петровна.
Педагогия училищесын тәмамлагач, аны билгеләнеш буенча Буа районы Күл Черкене авылындагы татар мәктәбенә җибәргәннәр, ул анда рус теле һәм әдәбияты укыткан. Укытучылар йортында яшәгәннәр, ике сменада эшләгәннәр.
Нина Петровна бер елдан соң институтка, физика-математика факультетына керергә булган. Үзен һәрвакытта да төгәл фәннәр күбрәк кызыксындырды, дип белдерә. Читтән торып укыган, бер үк вакытта Буадагы мәктәпләрнең берсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Булачак ире Михаил Николаевич белән педагогия училищесында укыган чакта ук танышкан булсалар да, алар бары тик Нина Петровна институтта укыганда гына өйләнешкәннәр.
“Тәтешкә килдем. Шәһәр мәктәпләрендә минем вакансия буенча белгечлекләр булмады, мәгариф бүлегендә Сөендеккә барырга тәкъдим иттеләр. Ә бу ерак, Ульян өлкәсенә кадәр барып җиткән хәтле. Мин баш тарттым. Катнаш азык заводына эшкә урнаштым, анда алты ел хезмәт куйдым. Шул ук вакытта, кичләрен, эшче яшьләр мәктәбендә ярты ел укыттым. 1987 елда очраклы рәвештә 1нче урта мәктәптә урын бушаганлыгын белдем. Гыйнвар аенда уку йортына килдем һәм анда 2014 елга кадәр эшләдем. Беренче вакытларда хәтта сызым дәресен алып бардым. Әле тагын мәктәпнең “Волжанка” ансамблендә җырладым”, – дип сөйли ул.
“Нина Петровна – итәгатьле укытучы, профессионал, бик тыйнак, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле. Мин аны мәктәп директоры булып эшләгән чагында шулай истә калдырдым”, – дип билгеләп үтә Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева.
Шундый укучылар бар, алар укытучының хәтеренә мәңгегә кереп кала. Нина Петровна тулы бер сыйныфны искә төшереп, болай ди: “Балалар тәртипсезрәк, математиканы бик үк яхшы белүчеләрдән түгел иделәр. Әйе, алар белән кыен булды, әмма чыгарылыштан соң, хәзер, алар мине күргәч, ерактан ук “Нина Петровна, сезнең хәлләрегез ничек?” дип кычкыралар. Укытучы элекке укучылары белән очрашуга һәрвакытта да шат”.
Ул дүрт тапкыр сыйныф җитәкчесе булган, һәм 11нче сыйныфларны озатып чыгаруны һәрчак авыр кичергән: аларга якыннардай күнегәсең. Кырыс укытучы булмадым, икелеләрне сирәк куйдым, һәм балаларга начар билгеләрен төзәтер өчен һәрвакытта да мөмкинлек бирдем, дип саный ул. Нина Петровна яхшы педагог булыр өчен, балаларны яратырга кирәклегенә ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев