Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нива” ҖЧҖда 100 башка исәпләнгән сыер абзары яңартып төзелә

- Элекке киртәдә, ул узган гасырның 60нчы елларында салынган, инде икенче тапкыр сыерлар абзары яңартып төзибез, - дип белдерде, безне терлекчелек бинасы буйлап йөртүче хуҗалык җитәкчесе Анатолий Сумбаев.

- Биредә 14 кешелек бригада ике атнадан бирле эшли. Стенадан тыш, барлык искеләрне бөтенләе белән диярлек сүттеләр, түбәсен дә ремонтладылар. Монда һәркем тырыша һәм эш тә алга бара.
Түшәлгән идәннәрдән агач исе аңкып торган сыер абзарында аран җиһазлары, яңа тирес чыгару җайланмасы урнаштыралар. Барлык эшләрне төгәлләгәч, сөт үткәргеч ясаячаклар.
- Бирегә савым һәм ташлаткан сыерлар, башмак таналар урнаштырачакбыз. 25 урынлык бозаулату бүлеге булачак, - диде терлекчелек тармагын үстерү өмете белән мавыккан әңгәмәдешебез. - Кичә Әтнәдән 25 башмак тана алып кайттык. Аклы-каралы төстә, маллар чиста һәм көр, пилорама һәм бульдозер эшләп торса да, тышкы киртәдәге утлыкларга салган төшке азыкны тавыш та чыгармыйча ашап бетерделәр. Тышкы киртәләрдә дә кышка әзерлек бара. Әлегә тимер-бетон баганаларга беркетелгән колгалардан торган коймалар ремонтлана, җыелган тирес кырга чыгарыла. Эш хуҗалык ысулы белән алып барыла, шактый акча кирәк, әмма республика программасына керергә өметләнәләр, моның өчен барлык документлар авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылган.
Баш санын арттырып, аны асрау мөмкинлекләренең барсын да исәпкә алганнар биредә. Иң мөһиме - азык базасы. Бу хакта борчыласы юк. Үләннәрнең беренче чабымында яхшы эшләгәннәр, кирәкле күләмдә фураж салып кую өчен бөртеклеләрнең мәйданы шулай ук җитәрлек. Икенче мул чабымга өметләнәләр. Эшләргә һәм производствоны киңәйтергә теләк бар.
Аграрийларның хезмәте һәрчак тәвәккәллек белән бәйләнгән. Авыр хезмәт куеп чәчелгән игеннәргә бәяләр күтәрелмәскә мөмкин, сөтнең сатып алу бәясе дә тотылган чыгымнарны капламый, алар бары тик кибет киштәләрендә генә кыйммәт. Бәяләр кәефне төшерә, әмма авыл халкы илне туйдыруны дәвам итә. Аларга тагын бер тапкыр "рәхмәт" әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев