Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Тархан авылы мәдәният йортында кадерле әниләргә багышланган матур концерт булды. Бу көнне сәхнәдә газиз аналарга иң җылы теләкләр яңгырады

Хөрмәтле әниләрне җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов, районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова тәбрикләп, аларга саулык, гаилә җитешлеге, озак елларга җитәрлек ана бәхете теләделәр.

Балаларның, авылның "Ак калфак" бүлеге активистлары һәм үзешчәннәрнең чыгышларын тамашачылар көчле алкышлар белән каршылады. Әниләр дә шулай ук читтә калмады, концертта җырлар, шигырьләр белән сөендерде. Әлеге күркәм кичә тамашачылар күңелендә онытылмас хис- кичерешләр калдырды. Концерт үзенчәлекле, матур, онытылмас булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев