Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Тархан җирлеге отчет җыенында халык күп булды

Олы Тархан җирлегенә кергән ике авылда һәм ике поселоктагы 521 йортта 1340 кеше яши.

Күпчелеген татарлар тәшкил итә, руслар - 10, чуашлар - 8, калган башка милләтләр - 20. Пенсия яшендәгеләр 486, һәм өстәвенә шуларның 106сының инвалид­лыгы бар. Яу кырларында башларын салган һәм тыныч вакытта вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт күрсәтеп, җирлек башлыгы Миңзифа Сәгый­това бүгенге көндә исән булган Мансур Койрыков, Фатыйх Мохтаров һәм Шәүкәт Ахтаповларның исемнәрен телгә алды.
Узган ел җирлектә ике пар никахлашкан, һәм алар туган җирләрендә яшәп калганнар. Авылларда 9 бала туган. Шунысы борчулы, ел саен тарханлылар 20-25 кешегә кимиләр, һәм 2015 ел да искәрмә түгел: 32 кеше бакыйлыкка күчкән. Әмма шулай да авылның киләчәге бар, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге 50 бала үсеп килә. "Колобок" балалар бакчасында 26 нәни тәрбияләнә. Мәктәп тормышы кайнап тора. Педагоглар һәм укучылар үз казанышлары белән сөендерәләр, җирле участок хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең танылуы һәм хөрмәтләнүе какшамас, янгын посты ут сүндерүчеләренең осталыклары, "Татарстан" ҖЧҖның хуҗалык итә белүе авыл халкында ышаныч уята. Минераль су тутыру заводы эш урыннары вәгъдә итә. Эшләргә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр күп, ди Миңзифа Хәбир кызы. Куяннар, тавыклар, каз-үрдәкләр үрчетергә була, чөнки иткә, йомыркага һәрвакыт сорау бар. Чәчтараш һәм массаж ясау хезмәтләре дә кирәк. Сәүдә нокталарын санап (Түбән Тарханда - 1, Олы Тарханда - хәтта 8), җирлек башлыгы киштәләрдәге товарлар кебек, кибет тирәләре дә күзләрне сөендерерлек булсын иде дигән теләген белдерде.
Эшкуарлар хәйриячелеккә һәм игелекле эшләргә юмартлар, шуңа да төзек­ләндерүдә һәм "Иң матур кибет" ис­еме өчен конкурс­та теләп катна­шыр­лар диясе килә.
Урамнарда яктырткычларның җитәрлек булмавына зарланулар һәм шикаять­ләр редакциягә дә килеп җитте. Хәл түбәндәгечә: җирлекләрдә алар 75, 60ы - Олы Тарханда. Тагын 64е авыл аша узу­чы олы юлны яктырта. Барлыгы: 124. Әгәр финанс мөмкинлекләре булса - һәр йорт яны яктыртылыр иде, әмма бу хакта, элеккечә, хуҗалар үзләре кайгырта алалар.
Тархан юллары - "сакаллы" проблема. Аларның гомуми озынлыгы - 22038 метр. Бары 5200 метры каты өслекле (Олы Тарханда - 4050, Түбән Тарханда 1150 метр). Үзара салым акчасына җәен Ленин һәм Чернышевский урамнары юлына (380 метр) вак таш җәелгән. 187 кешенең үзара салым программасында катнашырга теләмәве нәтиҗәсендә, җирлек 280 мең 500 сум югалткан, образлы итеп әйтсәк, бу төзекләндерелгән 200 метр юл булыр иде.
"Идеяләр бердәмлеге һәм гамәлләр - иҗади хезмәтнең көче шунда", - дип чы­гышын тәмамлады җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X