Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Омтылырга урын бар

Тәтеш шәһәрендә “Камай укулары” респуб­лика фәнни-тикшеренү ­конференциясе узды.

(Тәтеш, 18  март, “Тәтеш таңнары”).

Тәтештәге 1нче урта мәктәп җиденче тапкыр инде проектларны күрсәтү мәйданчыгы булды, анда төрле уку фәннәре буенча 8 секция эшләде, аның кысаларында Татарстанның белем бирү учреждениеләреннән 80 укучы үз эшен тәкъдим итте.

“Камай укулары” ­конференциясе ел саен үткәрелә һәм укучыларны фәнни белемнәрне пропагандалау, һөнәри юнәлеш һәм укучыларны фәнни иҗатка, дәрестән тыш вакытта проект һәм тикшеренү эшләренә җәлеп итүне активлаштыруга, шулай ук педагогия хезмәткәрләренең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген проектлау һәм планлаштыру өлкәсендә һөнәри үсешенә этәргеч бирүгә юнәлдерелгән. 
Шәһәрнең 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов балаларга мөрәҗәгать итеп, сәламләү сүзендә болай дип билгеләп үтте: “Сез конференциядә катнашучылар булып торасыз, бу сезнең фәнни-тикшеренү эше белән шөгыль­ләнергә теләвегез турында сөйли, барыгызга да уңышлар телим, бүгенге көн яңа тикшеренүләр һәм җиңүләр өчен башлангыч нокта булсын”.

Тематик секцияләр эше берничә юнәлеш буенча барды, чыгыш ясаучылар үз проектларын биш минут эчендә тәкъдим итәргә тиешләр иде. Чыгышларны гадел жюри – Казандагы технология юнәлешендәге югары уку йортының тәҗрибәле педагоглары бәяләде, алар елдан-ел үсеш ала баручы тикшеренү эшләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

Тәтешкә беренче тапкыр килгән Югары Ослан районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәмзия Садыйкова конференциядән алган тәэсирләре белән уртаклашты: 

– Бүгенге чыгыш безнең өчен дебют булды. Сыныйбыз, тырышабыз, башкалардан өйрәнәбез, омтылырлык нәрсәләр бар икәнен күрәбез. Чара бик ошады, мәктәп һәм җылы кабул итүләре ­сокландырды. 
Конференция нәтиҗәләре буенча, районыбыздагы 40 укучының эше призлы ­урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев