Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озак яшәр өчен җәяүләп

Тәтешлеләр Йөрәк көне уңаеннан “Гомергә таба 10 000 адым” Бөтенроссия акциясендә катнашты.


(Тәтеш, 3 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Акция кешенең гадәттәге физик активлык минимумын тоту өчен көнгә 6дан алып 10 меңгә кадәр йөрергә БСО күрсәтмәләренә нигезләнгән иде.

Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев һәм Тәтешнең үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Акциядә катнашучылар Тәтеш үзәк район хастаханәсе бинасыннан алып шәһәрнең Көньяк микрорайонындагы Җиңү паркына кадәр җәяүләп бардылар.

Финишта аларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар, шулай ук кан басымын белә алу мөмкинлеге дә булдырылган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев