Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Педагог-психологлар бәйгедә ярышты

Республикабызның сигез районыннан педагог-психологлар һөнәри осталык бәйгесендә катнашты.

(Тәтеш, 26 март, “Тәтеш таңнары”). Педагог һәм остаз елы кысаларында, Татарстан Республикасының мәгариф системасындагы педагог-психолог­ларның һөнәри дәрәҗә­сен күтәрү һәм иҗади потенциалын тулысынча гамәлгә ашыру максатларында, Тәтештәге татар урта мәктәбе базасында балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең “Педагог-психолог-2023” һөнәри осталык конкур­сының зональ этабы узды. Бәйгедә катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр һәм проблемалы хәлләрне чиштеләр. Тәтеш районының мәга­риф бүлеге педагог-психологы Елена Шумилова тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул икенче урынны яулады һәм бәйгенең финалында безнең район данын яклаячак.  

– Һөнәремдә мин 2006 елдан алып эшлим, һөнәри осталык бәйгеләрендә күптәннән катнашам, мондыйда –икенче тапкыр, – дип уртаклашты Елена Николаевна. – Мин мәгариф бүлегендә эшлим, ә хез­мәттәшләремә киңәш бирү өчен, бәйге сынауларын үземә узарга, шул мохиттә булып карарга, үз көчемне тикшерергә кирәк. Башка педагог-психологларның активлыгын үз үрнәгемдә арттырасы иде. Бу юлы кагыйдәләр үзгәрде. Хәзер мин бүгенге көндә нәрсә әһәмиятле икәнлеген аңлыйм. Элек дәрес үткә­рергә кирәк иде, ә хәзер – мастер-класс күрсәтү зарур. Омтылырга урын бар. Чара тәмамланганнан соң башка районнардан килгән хезмәттәшләрдән бездә үткәрелгән  чара­ның бик яхшы итеп оештырылуы турында матур теләкләр ишеттем.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев