Педагоглык стажы ярдәм итә
Агымдагы ел Нияз Салихов өчен юбилей елы: ул ун ел дәвамында Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы булып тора.
Ул тумышы белән Кече Тормы авылыннан. Туган авылындагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 8нче сыйныфка кадәр Олы Тормы сигезьеллык мәктәбендә укый. Шуннан соң, Тәтеш педагогика училищесының физкультура бүлегенә укырга керә. Диплом алгач, ике ай Алабирде урта мәктәбендә физкультура укыта. Аннары ике ел Амур өлкәсендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
– Армиядән кайткач мин Тәтешкә, мәгариф бүлегенә килдем. Анда миңа Бакырчы урта мәктәбенә юллама бирделәр, ә мин Олы Шәмәк мәктәбенә барырга теләгән идем. Ул кайтып йөрергә якынрак. Үтәмеш авылында бер әбидә фатирда яшәдем. Бакырчыга эшкә җәяү йөрдем. Бер ел эшләдем дә, пединститутка читтән торып укырга керергә булдым. Документлар тапшырырга баргач, кабул итү тәмамланды диделәр. Кире кайттым, әти белән сөйләштем. Ул: “Укырга керергә уйлагансың икән, укы. Көндезге бүлектә”, – диде. Физик культура факультетына керергә теләгән идем, ләкин таныш егетләрне очраттым, алар яңа факультет – башлангыч хәрби әзерлек факультеты ачылуын әйттеләр, шунда укырга кердем, – дип искә ала Нияз Госман улы.
Ул бәхетен бүтән читтән эзләми: диплом алгач, Тәтеш районына кайта. Олы Шәмәк урта мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли башлый. Мәктәп директоры Александр Самаркин инициативасы белән Салиховларның яшь гаиләсенә (ул вакытта Нияз Госман улы өйләнә) иске генә йорт бирәләр. Ә Олы Тормы сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелгәч, яшь педагог туган җирендә эшли башлый. Биредә Нияз Госман улы башта укытучы, аннары мәктәп ябылганчы аның җитәкчесе була.
2010 елда Олы Тормы мәктәбе ябыла, балаларны Тәтеш татар урта мәктәбенә күчерәләр. Әмма Нияз Госман улы кул кушырып утырырга җыенмый: иминият агенты, Байраш урта мәктәбе директоры булып эшли. Ә 2016 елның көзендә аны Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы вазифасына билгелиләр, бу Нияз Госман улы өчен көтелмәгән вакыйга була.
– Педагог булып эшләгәннән соң, мәктәпләрдә җитәкче булсам да яңача эшләүгә күнегү авыр булды. Район киңәшмәләренә килгәч, башта хәтта нәрсә турында сүз барганын да аңламый идем, – дип билгеләп үтә Нияз Госман улы.
Олы Тормы авыл җирлеге башкарма комитеты узган елдан алып яңа бинада урнашкан, анда эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Авыл җирлеге техника белән тәэмин ителгән. “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе ярдәме белән трактор, трактор арбасы, көрәгеч һәм чапкыч алынган. Әмма бер проблема бар – тракторчы юк. Шуңа күрә кышын Нияз Госман улы урамнарны кардан үзе чистарта, ә җәен территорияләрне чаба.
– Безнең эштә иң авыры – һәрбер кеше белән уртак тел табу. Күп очракта миңа педагоглык тәҗрибәсе ярдәм итә. Чөнки балалар белән дә, олылар белән дә эшләгәндә бераз психолог булырга кирәк. Күп нәрсә авыл халкы ярдәмендә хәл ителә. Без бары тик бергәләп эшләгәндә генә авылларыбызны яхшырак, чистарак һәм уңайлырак итә алачакбыз, – дип йомгаклый сүзен Нияз Госман улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев