Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Педальгә генә басасың да...

"Наркотикларсыз Татарстан" Идел буе веломарафонында катнашучылар якшәмбе көнне безнең районда булдылар.

Иртән спортчылар һәм велотуристлар Кама Тамагы чиген уздылар. Тәтеш җирендә аларны кунакчыл каршыладылар һәм "Долгая Поляна" табигый тыюлыгына чакыр­дылар. Безнең якның энҗе бөртеге белән танышу кунакларда онытылмаслык тәэсирләр уятты. "Без әлеге искиткеч матур урын хакында барсына да сөйләячәкбез һәм бирегә янә киләчәкбез", - дип үзләренең соклануларын белдерделәр алар. Велойөрештә катнашучылар "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Батырлык" һәм "Форпост" шәкертләре белән берлектә наркотикларга каршы акция үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше һәм наркотиклар куллануның зыяны турында лекция укыдылар.
Балалар-яш­үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов шәкертләре - Дми­трий Фирсов белән Сергей Морозов та район чи­геннән алып шәһәргә кадәр алар белән бергә уз­дылар.
Ульянга бару юлында Килдештә тукталыш ясадылар. Җирлек башлыгы Виктор Исаев һәм авыл мәктәбе директоры Юлия Митрюшкина авыл халкы белән очрашулар һәм чәй эчү оештырдылар. "Һәр елны күп кенә авыл җирлекләрендә шундый кунакчыллык күрсәтәләр, - дип рәхмәтләрен белдерде веломарафон координаторы, Яр Чаллыдагы "Наркотикларсыз дөнья" фонды вәкиле Гүзәл Салихова. - Хәзерге вакытта веломарафон дәүләт тарафыннан финансланмый, региональ дәрәҗәдә суб­сидияләнми, бары тик волонтерлар һәм хәйриячеләр ярдәменә генә таяна. Безне шулай җылы каршы алуларын тойганда үткәрелә торган чараларның мөһимлеген, кирәклеген аңлыйсың".
Безгә велойөреш хэдлайнеры Павел Грачев белән аралашу мөмкинлеге дә насыйп булды. Бу гадәти булмаган, гаҗәеп кеше, туризм спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат, 22 еллык стажы булган велотурист, туризм спорты буенча Россиянең бронза призеры, Казанның "Догода" веломәктәбенә нигез салучы. Ул, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлап, 2013 елда сигез ай җир шары тирәли сәяхәт тә кыла. "Мин шәкертләрем белән бергә "Сәламәт яшәү рәвеше өчен" девизы астында 2008 елда велойөрешкә чыктым, - дип сөйли ул безнең укучыларыбызга. - Бер елдан без "Наркотикларсыз дөнья" фонды белән дуслаштык һәм шуннан бирле ел саен "Наркотикларсыз Татарстан" веломарафоны үткәрә башладык. Узган елдан веломарафон Идел буен биләп алды, безгә Самара, Тольятти, Жигулевск, Ульян һәм Димитровград велоҗәмгыятьләре вәкилләре кушылдылар, безнең веломарафон маршруты нәкъ менә шул шәһәрләр аша уза. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велойөреш барышында мәдәни-тарихи мемориал объектларында булуны, һәлак булган геройларны хөрмәтләп искә алуны план­лаштырабыз.
Әлбәттә, велотуризм - ул рухи һәм физик яктан сәламәт, көчле, яман га­дәтләр чит булган кешеләр шөгыле. 20 көндә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, 1300 километр юл узачакбыз".
Велойөрештә катнашу­чылар арасында яшь­ләр дә, өлкәннәр дә бар. Туризм спорты буенча берничә тапкыр Россия һәм республика ярышлары призеры 17 яшьлек Надеж­да Никитина тормышын велосипедтан башка күз алдына да китерә алмавын әйтте.
Матур идеяләр белән рухланган бу кешеләр чиксез соклану һәм олы хөрмәт уяталар. Алар яңа ачышларга, танышуларга сөенәләр, башкаларның да күңелләрен күтәреп, елмаю бүләк итәләр һәм кочаклашып хушлашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X