Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсионерларны пенсияләре арту көтә

1 августтан Татарстанда эшләүче пен­сионерларның пен­сия­ләре артачак.

– Пенсиягә өстәмә 2025 елда эш бирүчеләр тарафыннан иминият взнослары түләнгән эшләүче пенсионерларга билгеләнәчәк. Тәтеш районында 1 341 эшләүче пенсионерның пенсиясе артачак, өстәмәнең уртача күләме 289,79 сум тәшкил итә. Кабат исәпләүләр картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучыларга кагылачак. Шулай ук, әгәр вафат булган туендыручының лицевой счетына акча күчерелгән, элек исәпләнмәгән булса,  туендыручысын югалту сәбәпле билгеләнгән пенсия түләүләре дә артачак.

Өстәмәнең күләме пен­сио­нер­ның хезмәт хакына бәйле: хезмәт хакы никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь өстәмә 3 ­пенсия коэффициентын тәшкил итә, бу айга 470,28 сумга туры килә.

Иминият пенсияләрен кабат исәпләү белән бер­рәттән, 1 августтан пенсия ­тупланмаларыннан түләүләр дә яңадан ис­әп­ләнәчәк. Бу тупланма пенсияне һәм пенсияләрне дәүләт тарафыннан бер­гәләп финанслау прог­раммасында катнашучылар өчен ашыгыч пенсия түләвен дә үз эченә ала. Кабат исәпләү узган елдагы пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре нигезендә үткәреләчәк. ­Районда әлеге төзәтмә 19 пенсионерга кагылачак, өстәмәнең уртача күләме 850,86 сум тәшкил итә. Моннан тыш, 2025 елда пенсия тупланмаларын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алу өчен мөрәҗәгать иткән 28 пенсионерга өстәмә түләү билгеләнәчәк. Бу очракта уртача өстәмә 8 471,86 ­сумны тәшкил итә.

Тупланма пенсия коэффициентлары турын­дагы мәгълүматны “Дәү­ләт хезмәтләре” порталындагы шәхси ­кабинет аша шәхси лицевой счет (ИЛС) өземтәсеннән җи­ңел генә йөкләп алырга мөмкин. Август аендагы яңадан исәпләү автоматик рәвештә үткәрелә, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсияләр август аенда билгеләнгән график буенча түләнәчәк, – дип хәбәр итә ТР буенча социаль фондның Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокук­ларында) җитәкчесе ­Ирина ­Большакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев