Пенсия фонды балаларга СНИЛСны гаризаларсыз рәсмиләштерә башлады
Тиешле сервис дәүләт хезмәтләре порталында гамәлгә ашырыла. Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсе “Тәтеш таңнары”на шул хакта хәбәр итә.
(Тәтеш, 19 август, "Тәтеш таңнары"). Ата-аналарга 2020 елның 15 июленнән туган балаларга СНИЛСны рәсмиләштерү таләп ителми – пенсия фонды ананың шәхси кабинетына номерны мөстәкыйль
рәвештә җибәрә.
Тиешле сервис дәүләт хезмәтләре порталында гамәлгә ашырыла. Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсе “Тәтеш таңнары”на шул хакта хәбәр итә.
Сабый туу турындагы мәгълүмат район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге реестрыннан җибәрелеп, РПФның мәгълүмат системасында барлыкка килгәннән соң, баланың шәхси лицевой счет номеры автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм анага дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәреләчәк. Әлеге сервистан ДХБПна теркәлгән ата-аналар файдалана ала. Электрон почта яки СМС-хәбәр буенча СНИЛС рәсмиләштерү турындагы белдерү кәгазен тиз арада алу өчен, шәхси кабинеттагы тиешле көйләүчене сайларга кирәк.
“Хөрмәтле ата-аналар! Әгәр сезнең гаиләдә бала тууы көтелә икән, ул чакта сезгә СНИЛС рәсмиләштерү өчен, теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлү узарга кирәк.
Мөһим! Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен СНИЛС рәсмиләштерү өчен гариза бирү тәртибе элеккечә үк саклана, чөнки тәрбиягә алучылар кирәкле мәгълүматларны бары тик үзләре генә бирә ала”, – дип хәбәр итә РПФ Идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев