Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсия яшенә җитеп килүчеләр: Статус, ташламаларны раслау

Агымдагы ел башыннан пенсия законының аерым нормалары үзгәрде, беренче чиратта, үзгәрешләр картлык буенча иминият пенсия­сен билгеләү өчен пенсия яшенә кагылды. Моңа бәйле “пенсия яшенә җитеп килүчеләр” төре барлыкка килде.

(Тәтеш, 13 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Укучыларыбыз сорауларына  РПФның Тәтеш районы  Идарәсе начальнигы Ирина Большакова җавап бирде.

Пенсия яшенә җитеп килүчеләр кемнәр алар?

Яшь – ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары күрсәтү максатларында пенсия яшенә җитеп килүче затлар исәбенә керүче гражданнарның төп нигезе булып торган билге.
Яңа пенсия законы нигезендә, пенсия яшенә җитеп килүче затлар статусына 2019 елда  56 һәм 51 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар ия, 2020 елда – 57 яшь һәм 52 яшьтәгеләр, 2021 елда – 58 яшь һәм 53 яшьтәгеләр һәм башкалар. 

Пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең статусын ничек расларга?

РПФның территориаль органнарында 2019 елның 1 гыйнварыннан “Гражданинны пенсия яшенә җитеп килүче яшьтәге граждан исәбенә кертү турындагы мәгъ­лүмат” дигән яңа төрдәге документ бирәләр. Моның өчен Тәтеш райо­ны  пенсия фонды идарәсенә шәхсән килү зарурилыгы юк, чөнки оешмалар арасындагы үзара ведомствоара электрон ярдәмләшеп эшләү системасы бар.

Пенсия яшенә җитеп килүченең статусын раслар өчен салым ташламаларын һәм социаль ярдәм чараларын тәкъдим итәргә кирәк.


Пенсия яшенә җитеп килүчеләр өчен ­канунда нинди ташламалар каралган?

Федераль ташламалар бирелсенгә пенсия алды статусын раслар өчен салым органнарына 55 яшь һәм 60 яшькә җиткән пенсионер статусына ия затлар (ир-атлар һәм хатын-кызлар) мөрәҗәгать итә. Социаль ташламалар алу өчен халык мәшгульлеге органнарына мөрәҗәгать иткән эшсез гражданнарга, картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда пенсия билгеләнү хокукы бирүче, шул яшь җиткәнчегә кадәр биш ел дәвамында пенсия яшенә җитеп килүчеләр, яше пенсионер статусына җитмәүче затлар ия.
Эшләүче гражданнарга пенсия алды статусын раслар өчен эш урынын (вазифаны) һәм уртача хезмәт хакын саклау белән диспансеризация узган вакытта елга бер тапкыр ике эш көненнән азат ителү хокукы бирелү зарур. 
Эш бирүче РПФга мөстәкыйль рәвештә күрсәтелгән статусны раслар өчен электрон элемтә каналлары буенча сорау җибәрә. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев