Почтальоннарны бүләкләделәр
2021 елның икенче ярты еллыгына “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына язылу кампаниясе артта калды.
(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таннары"). Һәм, нигездә, газета укучыларыбызның тугрылыгы, шәһәрдә һәм авылларда хат ташучыларның намуслы эше аркасында, без планны үти алдык.
Тәтеш хат ташучылары Светлана Филиппова, Людмила Борисова һәм Татьяна Петухова район газетасына язылу планын арттырып үтәделәр. Сүз уңаеннан, аларның һәркайсы почтада ун елдан артык эшли. Почта хезмәтенең авыл бүлекчәләре арасында Келәш, Кошки-Новотимбаево, Бакырчы, Жуково почта элемтәсе бүлекләре иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте.
Аеруча тырыш почта хезмәткәрләренә бүләкләрне “Татмедиа” АҖ филиалы “Авангард” газетасы редакциясе җитәкчесе Инга Сәфәрова исеменнән аның урынбасары Мәдинә Ибәтуллина тапшырды, ә чәй сервизлары район басмасына язылу планын арттырып үтәгән почта хезмәтенең авыл бүлекчәләренә юл тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев