Профилактика кирәк
Россельхознадзорның ТР идарәсе район ветеринария идарәләреннән авыл хуҗалыгы терлекләрен тоту кагыйдәләрен бозу турында даими рәвештә мөрәҗәгатьләр ала.
Аерым хуҗалыкларның һәм гражданнарның вакцина ясату, кан алу һәм терлекләрне идентификацияләү кебек мәҗбүри планлы-профилактик ветеринария чараларыннан читләшүе аеруча еш очрый.
– Планлы ветеринария процедураларыннан баш тарту хайваннар арасында йогышлы чирләр, шул исәптән халык сәламәтлегенә куркыныч яный торган аеруча куркыныч авырулар таралу куркынычын арттыра. Яз көне инфекция йоктыру куркынычы көчәя, чөнки вирусларның активлыгы арта. Эпизоотикка каршы чаралар хайваннар арасында инфекцияләр таралуны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча комплекслы чараларны үз эченә ала.
Аларның максаты – авыруларны булдырмау һәм хуҗалыгыгыздагы терлекләрне ихтимал булган эпидемияләрдән саклау, – ди Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова.
Авыру кузгатучылар төрле юллар: авыру хайваннар (шул исәптән кыргый хайваннар) белән бәйләнештә булганда, көтүгә куганда, су эчергәндә, терлекләрне күчергәндә, зарарланган азык һәм су куллану, терлекчелек продуктлары (сөт, ит) аша йогарга мөмкин.
– Һәр хуҗа РФның “Ветеринария турында”гы Федераль закон маддәсе нигезендә ветеринария-санитария нормаларның сакланышын тәэмин итәргә бурычлы. Ветеринария законнарын бозу административ җаваплылыкка җәлеп итә. Авыл хуҗалыгы хайваннары хуҗаларына аларның сәламәтлек мәсьәләләренә җитдирәк карарга һәм хайваннарга вакцина ясату, тикшерү кебек мәҗбүри процедураларны вакытында үткәрергә кирәк, – дип киңәш итә районның ветеринария оешмасы начальнигы Мария Ванюхина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев