Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Профилактикадан нәтиҗәгә

Алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау мәсьәләләре районыбызның сәламәтлек саклау системасында иң өстенлекле юнә­лешләрнең берсе булып кала.

Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, алкогольне чамадан тыш куллану сәбәпле бүгенге көндә наркология кабинетында 107 кеше – диспансер исәбендә, 9 кеше профилактик күзәтүдә тора, тулаем бу 116 кешене тәшкил итә. Моннан тыш, наркотик матдәләр куллану буенча 10 кеше күзәтү астында: аларның 2се диспансер исәбендә, 8е профилактик күзәтүдә. 2026 ел башыннан Республика клиник наркология диспансерына өч кеше җибәрелгән. Наркологик паспорт дип йөртелә торган исемлеккә кертелгән гражданнар белән эшләүгә районда аерым игътибар бүлеп бирелә. Анда 614 кеше исәпләнә – болар алкогольне чамадан тыш кулланучылар һәм алкоголь белән бәйле авырулары булган кешеләр (ягъни алкогольне даими яки артык куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән яки көчәя торган чирләр). Алар организмның төрле органнарына һәм системаларына зыян сала, аларның эшләвендә җитди тайпылышлар китереп чыгара.
Әлеге кешеләр рәсми рәвештә нарколог исәбендә тормыйлар, ләкин алар – белгечләрнең аеруча игътибар үзәгендә: атнага бер тапкыр ФАП фельдшерлары аларга барып йөри, кирәк булганда гомумтәҗрибә табибына консультациягә, Тәтеш үзәк район хастаханәсенә яки Республика клиник наркология диспансерына җибәреләләр.

– Сүз аларны наркологик исәпкә кую, машина йөртү танык­лыгыннан мәхрүм итү турында бармый. Алкоголь белән бәйле авырулары булган кешеләргә ашкайнату тракты чирләрен, йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалау буенча аерым җентекле эш алып барыла. Белгечләр аларга еш кына алкоголь куллану халәтеннән чыгарга ярдәм итә, кирәк булганда вакытында гос­питализация үткәрелә, – дип билгеләп үтә  Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Альбина Фазлыева.

“Аеклык ноктасы” программасы бәйлелек белән көрәштә иң мөһимнәрнең берсе булып тора. Аның кысаларында 2024 елның августыннан башлап ай саен алкогольгә бәйлелеге булган өлкәннәр өчен психофармакологик блокировкалау (кодировкалау) чаралары үткәрелә. Статистика бу чарага ихтыяҗ артуын ачык күрсәтә: 2024 елда кодировкалау узган пациентлар саны 39 кеше булса, 2025 елда ул 101 кешегә җиткән. 2026 ел башыннан инде 39 кеше кодировкалау узган, соңгы чара 26 мартта үткәрелгән, анда 12 кеше кодировкаланган. Комплекс­лы якын килү нәтиҗәсендә, 2026 елның 27 мартына районда алкоголь, наркотик һәм психотроп матдәләр белән агулануның кискен һәм үлем белән тәмамланган очраклары теркәлмәгән.

Кодировканы түләүсез ясатырга була

Тәтеш үзәк район хаста­ханәсендә алкогольне чамадан тыш куллануны профилактикалау буенча эш алып ­барыла.
Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов даими рәвештә, ай саен чакырыла. Кабул итү вакытында белгеч пациентларга консультация үткәрә һәм психофармблокировкалау (кодировкалау) процедурасын башкара.
Процедура түләүсез.

Язылу өчен участок терапевтына (гомумтәҗрибә табибына) яки районның торак пунктларындагы ФАП фельд­шерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев