Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр нәрсәдә чара күрү кирәк

Җәйге эсселәр башланды, кешеләр Идел буена, урманга ял итәргә йөри.

 (Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары", Николай Плотников). Җәйге эсселәр башланды, кешеләр Идел буена, урманга ял итәргә йөри. Алар шашлык һәм башка кабымлыктан тыш, сырага өстенлек биреп, ул организмга зур зыян китерми дип уйлап, үзләре белән алкоголь эчемлекләр дә алалар.

“Әлеге эчемлекнең алкогольлеге куәтле булмаганлыктан, ул еш кына күп күләмдә кулланыла, ә аны чиктән тыш куллану чынлыктагы алкоголизмга китерергә мөмкин, – дип кисәтә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Наталья Ляченкова. – Билгеләп үтәргә кирәк, этил спирты теләсә нинди күләмдә кешенең барлык организмына зарарлы тәэсир итә. Алкоголь организмга эләккәннән соң, аның барлык системасындагы күзәнәкләрне юкка чыгаруга китерү халәте барлыкка килә. Алкоголь йогынтысыннан беренче чиратта ашказанының лайлалы тышчасы нык зыян күрә. Әлеге продуктны әгәр көн саен куллансаң, ул чакта бу акрынлап төрле чирләр китереп чыгара: ашказаны-эчәк, йөрәк ишемиясе чире, нерв, эндокрин системалары һәм башка органнарның эшчәнлеге бозылу, ир-егетләр организмында ир-атлар гормоны бас­тырыла башлый”.

Наталья Анатольевна алкогольсез төрдәге сырага игътибарны юнәлтә.  “Исеме шундый булуга карамастан, анда аз дозаларда булса да спирт бар, – ди ул. – Мондый төр эчемлекнең зарарсыз булуы расланмаган, чөнки теләсә нинди күләмдәге алкоголь организмга зыян сала. Ул шуның белән дә  куркыныч, андый сыра аек тормыш рәвеше алып барырга яратучыларда яки машина руле артына утырырга кирәк булучыларда киң танылган”.

Балаларга, үсмерләргә, йөклеләргә һәм бала имезүче хатын-кызларга сыра куллану катгый тыела, дип раслый белгеч.

“Алкоголизм кебек, мондый чир алдында әгәр сез инде үзегезнең ныклыкка ышанычсыз икән, сыраны үзегезнең рационнан тулысынча бетерегез”, – дип киңәш итә белгеч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев