Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазан ае турында

2026 елда изге ай 19 февральдә башлана һәм 19 мартта тәмамлана. 20 март көнне дин тотучылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Рамазан ае турында

Ураза – асылда ашаудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. Шулай ук гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер-савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр.

Ул тыюлар безнең өйдә генә түгел, кесәләрдә дә йөри. Кесәдән алып, интернетка кереп хәрам карыйбыз, укыйбыз, тыңлыйбыз. Бүген дөнья болар белән тулды. Шуңа да уразабызны ничек саклау хакында уйланырга тиешбез.

Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма “вакыт узсын” дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә хәрамга катнашырга, хәрам булган начар уйлар да килергә мөмкин. Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр.

Тыелуны бозып, кеше үз гамәленең әҗерен үзе бетерә. Тавыш чыгарсак, начар сүзләр сөйләсәк әҗер-савапсыз калуыбыз бар. Шуңа күрә мөселман кешесенең бурычы – уразасын саклау. Мәсәлән, гайбәт сөйләүче янында тормау. Өеңне уттан, малыңны карактан саклаган кебек, уразаңны да сакла. Уразабызны тырышып тотабыз бит, нигә аның әҗер-савабын югалтырга ди?

“Ураза – җәннәт базары”, – дип тә әйтелә. Дөнья базарын яхшы беләбез: ул сату-алу, табыш кертү. Ә җәннәт базары – иң олуг табыш, нигъмәт, дәүләт. “Берәү җәннәт базарын дөнья базарына алыштырса – һәлак була”, – ди галимнәр. Уразаны саклау шулдыр, хәтта сине әрләүче, орышучы булса да, сиңа “мин уразада”, дип әйтү җитә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #рамадан