Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазан – рухи пакьләнү һәм игелек ае

Тиздән, 18 февральдә, мөселман халкы Рамазан аена керәчәк.

Әлеге уңайдан Тәтеш рай­оны­ның имам-мөхтәсибе Ин­саф хәзрәт Җәләлетдинов белән Рамазан аеның мәгънәсе, ураза­ның асылы һәм бу ва­кыт­ларда нинди гамәлләргә өстенлек би­рергә кирәклеге хакында әңгәмә кордык.

– Инсаф хәзрәт, иң әүвәл, Ра­мазан ае мөселманнар өчен ни белән кадерле?

– Рамазан ае – ул Аллаһы Тә­галә тарафыннан бирелгән иң олы нигъмәтләрнең берсе. Бу айда Коръән иңә башлаган, шуңа күрә Рамазан – Коръән ае да. Ул безне сабырлыкка, шәфкатьлелеккә, үз-үзебезне тәрбияләргә өйрәтә. Ураза тоту аша кеше үзенең рухи дөньясын баета, күңел күзен ачарга омтыла.

– Уразаның асылы нидә дип саныйсыз?

– Ураза ул ашау-эчүдән генә тыелу түгел. Иң мөһиме – телебезне начар сүздән, күзебезне яманнан, күңелебезне көнчелектән, ачу-нәфрәттән саклау. Чын ураза кешене яхшырак итәргә тиеш: сабыррак, игелеклерәк, кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк. 

– Рамазан аенда нинди гамәл­ләргә аеруча игътибар бирергә киңәш итәр идегез?

– Бу айда намазга, Коръән укуга, зикер-догаларга күбрәк ва­кыт бүлү хәерле. Мөмкин­лек булса, мохтаҗларга ярдәм итү, ифтарлар уздыру, якынна­ры­бызның хәлен белү дә зур савапка ирештерә. Рамазан – игелек кылу өчен иң уңай вакыт.

– Яшьләр өчен Рамазан ае нин­ди әһәмияткә ия?

– Яшьләр – безнең киләчәк. Рама­зан ае алар өчен рухи тәрбия мәк­тәбе булып тора ала. Ураза кешене тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтә. Шуңа күрә яшьләргә дә бу айның кадерен белеп, аны фай­далы итеп үткәрергә киңәш итәм.

– Район халкына нинди те­ләкләрегез бар?

– Барлык райондашларыма саулык-сәламәтлек, иман нык­лыгы белән яшәргә насыйп бул­сын. Рамазан ае һәр йорт­ка ты­нычлык, бәрәкәт, үзара аңлашу алып килсен. Тоткан ураза­ларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #рамадан