Рәмис Сафиуллов стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый
17 декабрь – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре хәрби хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:
– Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!
Ракета гаскәрләре – безнең илнең ышанычлы калканы, аның суверенитеты һәм иминлеге гаранты. Сезнең хезмәтегез югары һөнәри осталык, катгый тәртип һәм үз бурычыгызны үтәргә даими әзерлек таләп итә.
Фидакарь хезмәтегез, Ватанга тугрылыгыгыз һәм иртәгәсе көнгә ышанычыгыз өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Ныклы сәламәтлек, тынычлык, хезмәтегездә уңышлар һәм сугышчан постта иминлек телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев