Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов котлавы
30 апрель - Янгын сүндерүчеләр көне
"Районның янгын сагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез! Һава торышы нинди булса да, көнен һәм төнен дә, сез хезмәт вахтасын алып барасыз, хәбәр килүгә үк аяусыз "дошман" - ут белән көрәшергә әзерлекле булып торасыз. Батырлык, кыюлык - сезгә хас сыйфатлар. Куркыныч астына куелган авыр хезмәтегез, рәхмәткә һәм хөрмәткә лаек", - диелә район башлыгы Рәмис Сафиуллов котлавында.
Рәмис Хатыйп улы барлык тәтешлеләргә сәламәтлек, җитешлек һәм бәхет тели!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев