Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада 1 апрельдән зур йөк машиналары хәрәкәтенә сезонлы чикләүләр кертелә

Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Чикләүләр гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык булган 392 участокка кагылачак.

Транспорт күчәренә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән машиналар өчен хәрәкәт чикләнә, бу язгы айларда юл өслегенә зыян килү куркынычын булдырмас өчен кертелә.

Әлеге чикләү азык-төлекләр, хайваннар, дару препаратлары, почта, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажир автобусларына, башкарма хакимиятнең федераль органнары транспортларына кагылмый.

Җәй айларында өстәмә чикләүләр гамәлдә булачак. 20 майдан 31 августка кадәр һава температурасы +32 градустан артып китсә асфальт-бетон түшәлгән юлларда авыр йөк транспортына хәрәкәт итү тыела. Чикләүләр 10.00-22.00 сәгатьләрдә гамәлдә булачак.

Чикләүләр кертелгән участокларда юл билгеләре (3.12 «Транспорт күчәренә туры килә торган авырлыкны чикләү») куелачак.

Мондый чаралар ел саен кертелә. 2025 елда чикләүләр төбәк юлларының 377 участогында гамәлдә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев