Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада сайлаулар кагыйдә бозуларсыз узачак

Чәршәмбедә Тәтештә участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм секретарьларын өйрәтү семинары уздырдылар.

Аны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе оештырды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең кереш сүзендә җыелучыларның игътибарын, сайлауларны сыйфатлы үткәрүгә юнәлтте һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова һәм оештыру-методик бүлеге мөдире Фәрит Таҗиев белән таныштырды.
"Республика Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнары депутатларын сайлаулар 15 елда тәүге тапкыр берләштерелде, шунлыктан сайлау комиссияләренең эшләре дә күпкә артты. Без сайлау кампаниясен бик оста итеп үткәрергә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Әгъзам Самат улы җыелучыларга. - Хәзер комиссияләр 5 ел дәвамында даими нигездә эшлиләр, шуңа да без сезнең тәҗрибәгезгә ышанабыз".
Семинар барышында тавыш бирү көнендә участок комиссияләре эшен оештыру мәсьәләләре, вакытыннан алда тавыш бирү кагыйдәләре һәм сайлау документларын рәсмиләштерү тәртибе җентекле итеп тикшерелде. Күзәтүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең хокуклары, участок сайлау комиссияләренең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
Әгъзам Гобәйдуллин вакытыннан алда сайлауларның 2 сентябрьдән башлануын билгеләп үтте, 9ыннан - гражданнар вакытыннан элек учас­ток сайлау комиссияләрендә тавыш бирә алалар. "Бу әйбәт норма, - дип саный ул, - 10 көн дәвамында сайлаучы үзенең конституцион хокукын тормышка ашырырга мөмкин, ә моның өчен комиссияләр бөтен шартларны тудырырга тиеш­ләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X