Рима Сафиуллова Казанның “Әл-Мәрҗәни” җәмигъ мәчетендә узган түгәрәк өстәлдә катнашты
Түгәрәк өстәлдә шулай ук татар халкының йолалары – әхлак тәрбиясенең серле бакчасы булуы хакында фикерләр алышу, тирән эчтәлектәге әңгәмә булды.
(Тәтеш, 18 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Гөлчәчәк Галимова фотосы). Тәтеш районының “Ак калфак” һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова Казанның “Әл-Мәрҗәни” җәмигъ мәчетендә узган түгәрәк өстәлдә катнашты.
– Очрашуның темасы “Бала тормышында һәм үсешендә бишек җырының әһәмияте” хакында иде. Түгәрәк өстәлдә галимнәр, психологлар, табиблар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, тәрбиячеләр бишек җырының бала тормышы һәм үсешендәге әһәмияте турында фикер алыштылар. Алар гореф-гадәтләрне саклау турында билгеләп үттеләр. Мин, үз чиратымда, бишек җырларын балалар бакчасында өйрәнү кирәклеге, исем кушу йоласы, шулай ук малайлар һәм кызларга тәрбия бирү, аларны олы тормышка әзерләүгә, гаиләгә зур игътибар бүлеп бирү мөһимлеге турындагы фикерләремне белдереп чыгыш ясадым. Гаилә – ул бәхетнең нигезе, – дип уртаклашты Рима Гомәр кызы. – Чарада “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетенең имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов гаилә кору, балага тәрбия бирү үзенчәлекләре турында бәян итте. “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Республикасының әтиләр Берлеге вәкиле Әмир Мамин, Республиканың балалар клиник хастаханәсе психологы Галия Андреева гаилә традицияләре, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт хакында үтемле итеп сөйләделәр. Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Ислам мәдәният үзәгенең башкарма директоры Фәридә Хуҗина, гаилә ныклыгын саклауга багышлап мәчет тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән чаралар белән таныштырып үтте. Мәсәлән, #бишекҗырымәрҗәни онлайн-конкурсын үткәрүнең файдалы һәм мөһим булуын ассызыклады.
Түгәрәк өстәлдә шулай ук татар халкының йолалары – әхлак тәрбиясенең серле бакчасы булуы хакында фикерләр алышу, тирән эчтәлектәге әңгәмә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев