Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Россия турында горурлык белән

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәр паркында әдәби-музыкаль бәйрәм уздырды.

Башлангыч сыйныф укучылары аның катнашучылары булдылар. Балалар илебез турында кызыклы хикәя тыңладылар. Бу көнне алар Россия әләме тарихы хакында яңалыклар белделәр. Россия дәүләт гербы сү­рәтен кызыксынып карадылар.
Шагыйрьләрнең Ватанга багышлап язылган шигырьләре чарада бик күркәм яңгырады. Балалар Ватан турындагы мәкальләрне, әйтемнәрне хәтерләрендә яңарттылар, викторинада катнаштылар, "Инешкәй"не уйнадылар.
"Ивушка" вокал төркеме балалар өчен "Россия - минем йорт" җырын башкарды, тамашачы Арина Теплова чыгышын алкышлап каршылады. Әлеге дата уңаеннан китапханәдә "Россия турында горурлык белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе бизәлде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев