Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә бала карау буенча пособие ике тапкыр артачак

1 июньнән пособиенең минималь күләме 3 375 сумнан 6 752 сумга кадәр артачак.

(Тәтеш, 25 май, "Тәтеш таңнары").   Россия Дәүләт Думасы пандемия нәтиҗәләре белән көрәш өчен кичектергесез чаралар турында хөкүмәтнең комплекслы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Чараларның берсе буенча беренче баланы карау буенча бирелә торган пособиене ике тапкыр арттырыла. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

11 майда Россия Президенты Владимир Путин пособие күләмен арттырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, мондый ярдәмне эшләмәүче гражданнар, шул исәптән студентлар ала. Кагыйдә буларак, бу ярдәмгә яшь ата-аналар мохтаҗ.

Төзәтмә «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре, сенатор Андрей Турчак җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме тарафыннан кертелде.

Закон проектын кабул итү нәтиҗәсендә 1 июньнән пособиенең минималь күләме 3 375 сумнан 6 752 сумга кадәр артачак. «Мондый сумма яшь ярымга кадәрге һәр балага түләнәчәк», — дип аңлатты Вячеслав Володин. Пособиенең максималь күләме шул ук вакытта 6 000 сумнан 13 504 сумга кадәр артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев