Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм абый кышкы авылны кайгырта

Түбән Тарханнан Рөстәм Абдрахманов авыл урамын кар көртләреннән чистарту буенча зур эшләр башкара.

Авыл кешеләре әйтүенчә, ул активлы­гы, тын­гысызлыгы, җаваплы­лыгы һәм тырыш­лыгы нәтиҗәсендә халыкка имин шартлар тудырып, уңайлылык булдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Аның хезмәт сөючәнлеге ярдәмендә урамнар, җәмәгать урыннары чистартылып тора. Моңа түбән­тарханлылар чын күңелдән сөенәләр һәм ихтирам хисләрен белдерәләр.

– Киң күңелле Рөстәм абыйның игелекле эше барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Ул авылыбыз уртасындагы обелискның тирә-юнен, җәмәгать транспорты тукталышын, авыл клубы һәм китапханә яннарын кардан арындырды. Кар өемнәреннән атлап бару җиңелләрдән түгел, бигрәк тә өлкән яшь­тәгеләргә. Кар күп  яуганда, бигрәк тә көчле бураннардан соң, авыл урамнарындагы юлларны эттереп чистарткан Рөс­тәм абыйга хөрмәтебез чиксез. Ул һәрвакытта ярдәмчел, үз хезмәтенә җаваплы һәм башкаларның хәленә керә белә торган кеше. Аның  кышкы авылны кайгыртуы көндәлек тормышыбызны җиңеләйтә. Чөнки авыл кешеләренә чиста юлдан кибеткә яки башка урынга бару бик рәхәт. Рөстәм абый кебек шәфкатьле кешеләр булуына сөенеп бетә алмыйбыз, – диде Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова.

Игелекле Рөстәм Абдрах­мановның әлеге мәрхәмәтле гамәле авылның бер­дәмлеген һәм үзара ярдәмләшү рухын ныгытуның ачык мисалы булып тора. Ул авыл тормышын яхшырткан өчен түбәнтарханлылардан киләчәктә дә бары тик җылы сүзләр генә ишетеп торсын, дигән теләктә калабыз.
Гүзәл Шәмсетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев