Рәсми бәяләрнең суммасы артуның мөһим максаты булып браконьерлыкны һәм биологик төрлелекне саклау тора
Татарстан Республикасы буенча дәүләт су биологик ресурслары контроле, күзәтчелеге һәм сагы бүлеге кисәтә, балыкчылык өлкәсендә гамәлдәге канунны бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
(Тәтеш, 29 ноябрь, Тәтеш таңнары). Россия Хөкүмәте гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан су биологик ресурсларына зыян китерү белән законсыз табыш алу (балык тоту) нәтиҗәсендәге зыян суммасын исәпләп чыгару өчен яңа рәсми бәяләрне раслады.
2018 елның 3 ноябрь нигезендәге карар http://publication.pravo.gov.ru 9 ноябрьдә хокукый мәгълүматларның рәсми порталында урнаштырылган. Документ рәсми бастырылган көннән 10 көн узгач үз көченә керә.
Рәсми бәяләрнең суммасы артуның мөһим максаты булып браконьерлыкны һәм биологик төрлелекне саклау тора. Мисалга судакның рәсми бәясе 13тән күбрәк тапкырга арта һәм бер данә өчен 3305 сум тәшкил итә. Уылдык чәчә торган тыю вакытында судакны законсыз тоткан өчен браконьерга китерелгән зыянны дәүләткә бер данә өчен 6610 сум күләмендә кайтарырга туры килә. Татарстан Республикасы буенча дәүләт су биологик ресурслары контроле, күзәтчелеге һәм сагы бүлеге кисәтә, балыкчылык өлкәсендә гамәлдәге канунны бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев